“Азан” радиосы “Аллаһының 99 исеме” тапшыруын әзерли

09 октябрь 2019 ел 11:10
“Азан” радиосы “Аллаһының 99 исеме” тапшыруын әзерли

Диния Нәзарәтенең "Азан” радиосында “Аллаһының 99 исеме” дип аталган яңа тапшырулар циклы яздыру башланды. Сәхифә “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең  радиотапшырулар җитәкчесе Алмаз Миргаязов тавышы белән яңгыраячак. “Без Аллаһы Тәгаләнең һәрбер исеменә багышлап аерым тапшырулар яздыру эшенә керештек. Башта 99 чыгарылыш булыр дип ниятләгән идек, әмма кайбер исемнәрне бер чыгарылышка кертеп эшләргә кирәклегенә төшендек – мәсәлән, Аллаһ Тәгаләнең “Рахмән” һәм “Рахим” исемнәренең аермасын һәм уртаклыкларын ачыклау өчен, әлеге ике исемне бер тапшыруда бирү мөһим”, – дип хәбәр итте радионың иҗат коллективы. Һәрбер чыгарылышта тыңлаучылар игътибарына Аллаһы Тәгаләнең исеменә Коръәннән конкрет шушы исем кергән аятьләр һәм аларның тәфсире тәкъдим ителәчәк. Коръән аятьләренең гарәпчәсе Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укылышында биреләчәк.

Моннан тыш, “Хозур ТВ” беренче мөселман телеканалы өлкәннәр һәм балалар өчен гыйбрәтле мультфильмнар өстендә эш алып баруны дәвам итә. Телевидение редакциясендә татар телендә “Йосыф дөньясы”н яздыру бара: мультфильм геройларына телеканал редакторы Алсу Газтдинова, актерлар Рәшид Вәлиуллин һәм Эдуард Никитин тавыш “бүләк итте”.

Хәзерге вакытта “Йосыф дөньясы” мультипликацион фильмының 23 сериясен рус телендә “Хозур ТВ”ның “Ютуб”тагы рәсми каналында карарга мөмкин.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы