Мөфти һәм татар зыялылары Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашты

11 октябрь 2019 ел 16:06
Мөфти һәм татар зыялылары Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашты

Бүген Татарстан делегациясенең Башкорстан Республикасына эшлекле сәфәре тагын бер очрашу белән дәвам итте. Татар интеллигенциясе вәкилләре, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре республика мөфтие җитәкчелегендә Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән күреште. Очрашу аның туган көне алдыннан узды. Бу уңайдан Татарстаннан килгән кунаклар иң беренче чиратта мөфтине әлеге истәлекле дата белән тәбрикләде:

– Раббыбыз насыйбы белән Сез Россиядә Ислам яңарышының чишмә башында тордыгыз һәм 40 елга якын илебезнең мөселман өммәте белән җитәкчелек итәсез. Россиянең Баш мөфтие вазыйфасындагы эшчәнлегегез Россиядә Ислам үсеше өчен файда китергән күп санлы җаваплы һәм хәлиткеч карарлар белән бәйле.

Туган көне нисбәтеннән Камил хәзрәт мөфтигә истәлекле бүләкләр тапшырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы