«Хозур» нәшрияты «Россия мөселманнарының дини мирасы» I Халыкара форумында китаплар тәкъдим итте

14 октябрь 2019 ел 13:05
«Хозур» нәшрияты «Россия мөселманнарының дини мирасы» I Халыкара форумында китаплар тәкъдим итте

Бүген, сәфәр аеның 15-нче көнендә, Болгар ислам академиясендә «Россия мөселманнарының дини мирасы» I Халыкара форумы үз эшен башлап җибәрде. Чара Россия мөселман халыкларының традицион ислам рухи кыйммәтләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча актуаль мәсьәләләр турында фикер алышу, аларны хәл итү максаты белән үткәрелә. Форум эше кысаларында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты мөселман әдәбияты күргәзмәсен ачты.

«Хозур» нәшрият йорты стендында Татарстан мөфтияте тарафыннан татар, рус һәм гарәп телләрендә бастырылган 60-тан артык исемдәге китап – уку һәм агарту әдәбияты, мәдрәсәләр, югары уку йортлары, имамнар өчен укыту һәм методик әсбаплар, киң катлам укучылар өчен ислам традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен аңлатучы фәнни-популяр китаплар тәкъдим ителә. Аерым алганда, күргәзмәдә классик дини хезмәт – күренекле татар дин галиме һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанинең алты томлык сайланма хезмәтләре җыентыгы урын алган. Галимнең әлеге җыентыгы үз эченә танылган «Хакк әл-мөбин фи мәхәсин әудаг әд-дин», «Хизәмәт әл-хәвәши ли-идәхәт әл-гәвәши», «Мөстәфәд әл-әхбәр фи әхвәл Казан вә Болгар», «Нәзурәтел-хак фи фәридатил-гыйшәэи вә ин ләм йагыйбиш-шәфәкъ», «Китаб әл-хикмәт әл-бәлига әл-җәниййа фи шәрех әл-гакаид әл-хәнәфиййә. Китаб әл-фәваид әл-мөхиммә» китапларын туплаган. Моннан тыш, күргәзмәгә килүчеләр бөек галим Әбу Мансур әл-Матуридиның фундаменталь хезмәте – “Китаб әт-тәүхид” басмасы белән таныша ала. Анда Аллаһы Тәгаләнең берлеге, сыйфатлары, пәйгамбәрлек, тәкъдир, иман мәсьәләләре бәян ителә. Шулай ук стендка күптән түгел рус телендә дөнья күргән китаплар: «Имам Акмаледдин әл-Бабиртиның имам Әбу Хәнифәнең «Васыят»енә («әл-Васыя») шәрехе» һәм Әхмәт Биджанның «Әнвәруль-гашыйкин» («Светоч любви») хезмәтләре куелган.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты – Россиядә иң зур мөселман медиахолдингларының берсе. Эшләү дәверендә нәшриятта 500 мең данәдән артык тираж белән татар, рус һәм гарәп телләрендә 200 исемдәге китап дөнья күрде. Басмаларның төп өлеше (гомуми санның яртысына якыны) классик мөселман һәм татар дини-илаһият мирасына караган хезмәтләрдән гыйбарәт. Алар арасында Әбу Хәнифә, Матуриди, Тәхави, әл Газнави, Ш.Мәрҗани, Р.Фәхретдин, К.Насыйри, Ә.Максуди, Г.Карабаш һ.б. авторларның хезмәтләре бар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы