Бүген, сәфәр аеның 15-нче көнендә, Болгар ислам академиясендә «Россия мөселманнарының дини мирасы» халыкара форумы ачылды, ул 19 октябрьгә кадәр эшләячәк. «Без беренче тапкыр Болгар ислам академиясе бинасында әлеге форумның барлык кунакларын сәламлибез. Бүген без шундый масштаблы чараны ачабыз, аның кысаларында атна буе фәнни-гамәли конференцияләр, түгәрәк өстәлләр һәм олимпиадалар узачак. Форум ел саен булыр дип өметләнәбез», – дип белдерде ачылу тантанасында Болгар ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахманов.
Форум Россия мөселман халыкларының традицион рухи кыйммәтләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча галимнәр һәм экспертларның, җәмәгать һәм дин эшлеклеләренең көчләрен берләштерүгә юнәлдерелгән.
Татарстан мөселманнары һәм нәзарәт исеменнән барлык катнашучыларны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде:
– Россия мөселманнарының рухи мирасын торгызу һәм үзләштерү илебез өммәте өчен генә түгел, Россия рухи киңлегенең суверенитетын тәэмин итү, күрше халыкара һәм дәүләтара мөнәсәбәтләрне үстерү максатларында илебезнең югары җитәкчелеге тарафыннан дәүләт дәрәҗәсендә карау дә мөһим. Чөнки мәгърифәт һәм халыклар арасындагы дуслык һәм үзара аңлашу кыйммәтләренә без нәкъ менә мөселманнарның дини мирасыннан өйрәнәбез. Шуңа күрә дәүләт дәрәҗәсендә Россия мөселманнары өчен традицион рухи кыйммәтләрне, ислам мәгарифен һәм дини мирасны торгызу мәсьәләләренә беренче тапкыр зур игътибар бирелә, – дип мөрәҗәгать итте Камил хәзрәт.
Алга таба ул, Татарстан мөфтие буларак, иң борынгы һәм иң көчле мәктәпләрнең берсе - татар дин гыйлеме мирасы турында әйтеп узды. «Мәрҗәни, Гаспралы, Баруди, Утыз Имәни, Рәсүли, Рәмзи, Курсави, Фәхреддин, Ялчыгол кебек татар фикер ияләре – ислам фәне, фикер һәм фәлсәфә күгендә дөньякүләм якты йолдызлар. Алар барысы да үз тормышын халыкны агартуга багышладылар һәм мөселман мәгарифе системасына дөньяви белемнәрне кертү өчен чыгыш ясадылар».
Мөфти хәзрәт шулай ук Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте татар дини мирасын торгызу һәм пропагандалау өлкәсендәге тәҗрибәсе белән дә уртаклашты. Бу юнәлештәге иң мөһим эшчәнлек булып татарларда Коръән бастыру традицияләрен торгызу һәм аларга элеккеге халыкара танылуны кайтару тора. 2016 елда Коръәннең мөфтият тарафыннан әзерләнгән «Казан басмасы» революциядән соң беренче тапкыр яңартылды һәм хәзерге заман халыкара стандартларына җиткерелде. 2017 елда Коръәннең яңартылган версиясе Коръән Сүриянең вакфлар министрлыгы каршындагы Коръән эшләре буенча Югары комиссиясе тикшерүен уңышлы үтеп, халыкара стандартларга яраклык турындагы Шәһадәтнамәгә ия булды. 2019 елның февралендә нәзарәт бастырган Коръән басмасы Төркиядә Кыйраәт һәм Мусхаф (иск. Коръән атамаларының берсе) экспертизасы комитеты Идарәсенең уңай бәясен алды. Шунысы игътибарга лаек: Татарстан мөфтиятенең Коръән бастыру тәҗрибәсенә Изге Коръәннең Дубай халыкара премиясе үзәге (DIHQA) дә мөрәҗәгать итте. Үзләренең китабын әзерләү барышында алар атаклы «Казан басмасы»ның өч – 1803, 1914 һәм 2016 еллардагы чыгарылышларын куллана. Моннан тыш, 2019 елда Үзбәкстан мөселманнары Диния нәзарәте Татарстан мөфтияте әзерләгән Коръәнне 10 мең данә тираж белән бастырды.
Рухи традицияләрне һәм мәдәниятне ныгыту юлында Камил хәзрәт тагын берничә юнәлешкә тукталып үтте: дини әдәбият нәшер итү, махсус фәнни-дини чаралар үткәрү, интернет челтәрендә Ислам турында дөрес чыганаклар булдыру. Беренче юнәлешкә килгәндә, 2018 елда гына да Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты 53 китап бастырды. Аларның гомуми тиражы 212 932 данә тәшкил иткән. Басмаларның яртысына якыны классик мөселман дине тәгълимәте һәм татар рухи мирасы тәшкил итә: Әбү Хәнифә, Матуриди, Тахави, Әл Газнәви, Ш.Мәрҗани, Р. Фәхретдин, К. Насыйри, Ә. Максуди, Г. Карабаш һ. б.' хезмәтләре тәшкил итә.
- Татар дини мирасын популярлаштыру максатыннан Остазлар көнен уздыру да нәтиҗәле чара булып тора, ул көнне дини, дәүләт, җәмәгать, мәдәният һәм фән эшлеклеләре, милли интеллигенция вәкилләре, шәкертләр Казанның Яңа Татар зиратында татар дин әһелләренең (Мәрҗани, Баруди, Каюм Насыйри, Әхмәдһади Максуди һ.б.) каберләрен зиярәт кылып, дога кылу өчен җыела. Мөхлисә Буби, Таҗетдин Ялчыгул, Шәйхелислам Хәмиди, Мөхәммәд-Закир Әл-Чистави һәм башка дин әһелләренең укулары, конференцияләр һәм түгәрәк өстәлләр Казанда гына түгел, туган җирләрендә дә уза. Татар мәгърифәтчеләренең һәм дин эшлеклеләренең исемнәрен, идеяләрен һәм дини мирасын популярлаштырырга "тематик еллар"да мөмкинлек бирә. Шулай итеп, 2017 ел Татарстанда мөфти буларак Галимҗан Баруди елы дип игълан ителгән иде, 2018 ел Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгы астында узды. Тематик еллар җәмгыятьнең игътибарын татар дин тәгълиматының теге яки бу аспектларына җәлеп итәргә, аны торгызу буенча проектлар һәм программаларны актуальләштерергә, фәнни хезмәтләрне нәшер итәргә, өйрәнергә һәм тәрҗемә итәргә мөмкинлек бирә, – дип ассызыклады мөфти.
Бай татар дини мирасын саклау, мөселманнарны хәнәфи мәзһәбенең абруйлы һәм үтемле чыганаклары белән тәэмин итү максатыннан Darul-Kutub.com электрон китапханәсе дә актив рәвештә үсә. Сайт кыйммәтле һәм сирәк хезмәтләрне табарга, аларны күчереп алырга мөмкинлек бирә.
Форум барышында дүрт фәнни-гамәли конференция, «Дини мираста традицияләр һәм яңарышлар», «Ислам һәм җәмгыять: региональ аспект», Ш.Мәрҗани исемендәге III «Глобальләшү чорында дини карарлар эзләү» һәм «Россиядә һәм чит илләрдә мөселман яшьләренең гражданлык тәңгәллеген формалаштыру»дигән фәнни-гамәли конференция, халыкара Болгар укулары узачак. Моннан тыш, рус һәм гарәп телләре буенча олимпиадалар оештырылачак.
Моннан тыш, атна дәвамында нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты академия бинасында нәшриятның китап күргәзмә-ярминкәсен оештыра.