ТР мөфтие «Яшьләр мохитендә радикализмны профилактикалау» дип исемләнгән Россия – Германия семинары делегатлары белән очрашты

15 октябрь 2019 ел 18:00
ТР мөфтие «Яшьләр мохитендә радикализмны профилактикалау» дип исемләнгән Россия – Германия семинары делегатлары белән очрашты

Бүген, сәфәр аеның 16-нчы көнендә, ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә яшьләр белән эшләүче белгечләр өчен үткәрелгән «Яшьләр мохитендә радикализмны профилактикалау» Россия – Германия семинарында катнашучылар булып китте. Семинар 2019 елга Россия-Германия яшьләр алмашу программасын гамәлгә ашыру кысаларында уза. Чара РФ Фән һәм югары белем министрлыгы, МИРЭА – Россия технология университеты, “Россия-Германия яшьләр алмашу» фонды тарафыннан Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты, «Милли-конфессиональ тикшеренүләр, экстремизмны профилактикалау һәм терроризм идеологиясенә каршы тору үзәге» Урал ассоциациясе һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе ярдәме белән оештырылды. Форум Мәскәүдә Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты базасында ачылды һәм Казан дәвам итте.

Татарстан мөфтияте резиденциясендә 35 кешелек делегация Россия һәм Германиянең төрле почмакларыннан җыелды: Санкт-Петербург, Алтай, Ставрополь, Калининград, Дагыстан, Берлин, Гамбург, Кель, Бохум, Гёттинген һәм башкалар. Кунакларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның мәгариф буенча урынбасары һәм РИИ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, мөфтинең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе һәм “Хозур” нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин һәм ТР Фәннәр академиясенең Ислам тикшеренүләр үзәге директоры Ринат Патеев каршы алды.

Республика мөселманнары башлыгы Диния нәзарәтенең яшьләр сәясәтен тормышка ашыру, киң җәмәгатьчелеккә, яшүсмерләр һәм яшьләр аудиториясенә юнәлдерелгән социаль активлык тәҗрибәсе белән уртаклашты, шулай ук Татарстанда конфессияара һәм милләтара тынычлык традицияләре турында сөйләде. Камил хәзрәт, беренче чиратта, мөфтият эшчәнлегенең төп юнәлешен билгеләп үтте:

– Безнең күпкырлы эшчәнлегебез кешеләр аңында «Ислам һәм экстремизм, радикализм, терроризм» ассоциацияләр рәтен юкка чыгаруга юнәлдерелгән. Үзебезнең эшебез белән без Исламның белемле, югары әхлаклы, толерант, актив гражданлык позициясенә ия, рухи һәм физик яктан сәламәт кешеләрнең дине булуын күрсәтергә тырышабыз. Яшьләр сәясәтен без нәкъ менә шушы фикерне истә тоткан хәлдә гамәлгә ашырабыз да инде.

Аерым алганда, хәзрәт мөселман яшьләренең 1000-нән артык вәкилен берләштергән «MuslimVol» волонтерлар хәрәкәте, елга ике тапкыр уздырыла торган яшьләр форумы эшчәнлекләре, гаилә кыйммәтләрен ныгытуга, яшьләрдә гаилә җаваплылыгын формалаштыру һәм аларның шәхси үсешенә юнәлтелгән «I’MAN» һәм «Яшь килен» проектлары турында сөйләде. Моннан тыш, яшьләрне тәрбияләү буенча иң нәтиҗәле чараларның берсе буларак, мөфти ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең спорт проектлары хакында да әйтеп узды. Спорт чаралары яшь мөселманнар мохитендә, шулай ук традицион конфессия вәкилләре арасында берләшүнең, дуслыкны ныгыту һәм үзара аңлашуның мөһим чарасы булып хезмәт итә. ТР мөфтиятенең көрәш, кул көрәше һәм джиу-джитсу буенча турнирлар кебек спорт чаралары яшь мөселманнар арасында аеруча популярлык казанды.

Камил хәзрәт кунакларның игътибарын мөфтиятнең мөһим проектларыннан берсе булган «Ислам. Беренче адымнар» проектына да юнәлтте. Әлеге башлангыч белән яшь мөселманнар халыкны ислам нигезләренә һәм намаз уку күнекмәләренә өйрәтү өчен чыкты. Өч сезон дәвамында әлеге проект курсларында якынча 300-гә якын кеше белем алды һәм намазга басты. Проектның яңа сезоны 100-дән артык кешене колачлады.

Германия кунакларында Россия өчен уникаль булган тагын бер проект –  шәригатьнең теге яки бу мәсьәләләре буенча фәтвалар чыгару өчен махсус булдырылган күпканаллы call-үзәк «Даруль-ифта» аеруча кызыксыну уятты. Мөфти билгеләп узганча, Сall-үзәк белгечләре Россия мөселманнарының дингә кагылышлы, шулай ук экстремизмга каршы сорауларына җавап бирә. Моннан тыш, Камил хәзрәт Татарстан мөфтиятенең экстремизмны профилактикалауга юнәлтелгән эшчәнлегенә тукталды. Ул нәзарәт тарафыннан ел саен гамәлгә ашырыла торган “Экстремизмга-юк!” ункөнлекләре һәм айлыклары кысаларында республикада милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуга җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү буенча зур эш алып барылуы турында сөйләде.

Алга таба мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе һәм “Хозур” нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең агарту инициативалары турында сөйләде. Ул “Хозур” нәшрият йортының 6 ел эчендә Россиядә иң эре Ислам медиахолдингларының берсенә әйләнүен билгеләп үтте. Ришат Әхтәм улы «Хузур ТВ» беренче мөселман телеканалын, 1500-гә якын сирәк һәм борынгы дини китаплар тупланган «Даруль-кутуб» электрон китапханәсен,  Россиядә иң популяр ислам порталы саналган «Islam-today» сайтын эшләтү буенча тәҗрибә уртаклашты. Моннан тыш, «Хозур» нәшрият йорты директоры Германиядән килгән кунакларны, соңгы 9 айда аларның ватандашлары «Islam-today» порталына 106 500 тапкыр кергән, дип гаҗәпкә салды. Аннары кунакларга мөфтиятнең нәшрият эшчәнлеге – татар классик дини хезмәтләрен, шулай ук секталарның ялган идеяләрен фаш итүгә юнәлдерелгән китаплар, басма матбугат чыгару турында сөйләделәр.

Мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары һәм РИИ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин үз чиратында делегатларны Татарстанда дини белем бирүнең күпбаскычлы системасы белән таныштырды. Ул билгеләп үткәнчә, республика ислам уку йортлары бөтен Россия һәм БДБ илләре өчен кадрлар әзерли, Россиядә беренче булып белем бирү стандартларын эшләп чыгардылар һәм гамәлгә керттеләр. Ел саен бөтен Россия имамнары өчен квалификация күтәрү курслары үткәрелә. Моннан тыш, мөфтият гамәлдәге имамнарны даими аттестацияләү турында да онытмый.

Очрашу ахырында кунаклар Татарстан мөселманнары башлыгына дистәдән артык сорау белән мөрәҗәгать итте. Аерым алганда, аларны ислам дине тәгълиматларының классик хезмәтләрен мәгариф эшчәнлегендә куллану, Татарстан мөфтиятенең башка ислам илләре белән тәҗрибә уртаклашу, чит ил кешеләре өчен «Дарул-ифта» call-үзәгендә консультацияләр алу мөмкинлеге, Татарстанда хатын-кызның урыны һәм роле, республикада конфессияләр арасында һәм өммәт эчендә тынычлыкка ирешү ысуллары, башка конфессия вәкилләре белән хезмәттәшлек мәсьәләләре кызыксындырды.

Сораулардан тыш, кунаклар Казанда алган тәэсирләре белән уртаклаштылар, төрле дин һәм милләт вәкилләре арасында дустанә мохит булуын билгеләп үттеләр. Аларның кайберләре киләчәктә мөфтиятнең яшьләр белән эшләү, төрле конфессия вәкилләре арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру тәҗрибәсен җентекләп өйрәнергә һәм алган белемнәрен үз эшчәнлекләрендә файдаланырга теләк белдерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы