24 октябрьдә, Бөтендөнья Даун синдромы турында мәгълүматлы булу ае көннәрендә һәм Мәүлид ән-Нәби алдыннан, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды, “Сакал” барбершопы һәм “Кояшлы ил” (“Солнечный мир”) мода театры белән берлектә, Казанда уртак хәйрия чарасы – шәһәрдә “кояшлы” балалар катнашында беренче мода күрсәтү уздырачак.
Әлеге чара кысаларында “кояшлы дефиле”, балаларның иҗади чыгышлары, фотосессия, «Ак барс» хоккей командасы уенчылары белән автограф-сессия, кечкенә катнашучыларны бүләкләү, фуршет һәм башкалар планлаштырыла.
Массакүләм мәгълүмат чараларын Казанда “кояшлы” балалар – Даун синдромына ия сабыйлар катнашында узачак беренче дефилены яктыртуда катнашырга чакырабыз.
Адрес: Казан ш., Ульянов-Ленин ур., 34. Башлану вакыты 15.00-дә.
Аккредитация өчен телефон: +7 (904) 768-75-84