Бүген, сәфәр аеның 24-нче көнендә, ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Сарытау мөфтие Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов һәм Ульяновск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөхәммәд хәзрәт Байбиков белән очрашты. Очрашу барышында дин әһелләре уку-укыту өлкәсенә караган һәм дин гыйлеменә, аерым алганда Татарстанда урнашкан күпбаскычлы мөселман мәгариф системасына, шәригатькә кагылышлы фәнни мәсьәләләр буенча фикер алышты. Камил хәзрәт октябрь уртасыннан Татарстан мәчетләрендә башланып киткән татар теле курслары турында әйтеп узды. Интенсив курс программасы татар теленең сөйләм дәрәҗәсен өйрәнүгә, ситуатив лексик җыелмаларны үзләштерүгә һәм аралашу күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән булуы ассызыклап үтелде.
Күрешү истәлеге итеп Камил хәзрәт мөхтәрәм кунакларга ТР мөселманнары Диния нәзарәтең «Хозур» нәшрият йорты рус телендә нәшер иткән «Комментарий имама Акмалюддина аль-Бабирти к «Завещанию» («аль-Васыя») имама Абу Ханифы» («Имам Акмаледдин әл-Бабиртиның имам Әбу Хәнифәнең «Васыят»енә («әл-Васыя») шәрехе» китабын бүләк итеп тапшырды. Мөфти хәзрәт Әбу Хәнифәнең «Васыят»е – ислам гакыйдәсе буенча матуридилар мәктәбе традицияләре нигезендә язылган иң абруйлы классик хезмәтләрнең берсе булуын ассызыклап узды һәм дин кардәшләребезне әһле сөннәт вәл-җәмәгать юлыннан тайпылмау мәсьәләләренә игътибарны юнәлтте: “Үзенең зур булмаган «Васыять» текстында имам Әбу Хәнифә гакыйдәнең замандашларында шактый бәхәсләр тудырган мәсьәләләрен күтәргән. Имам әлеге сораулар буенча кыскача гына Әһле Сөннәт вәл Җәмәгать өммәте позициясен белдергән. Бу мәсьәләләр бүген дә актуаль”. Әлеге китапны нәшер итү Россия өммәте тормышында һәм илебезнең мөселман нәшрият базарында зур вакыйга булды, чөнки хәзер Россия укучыларының Хәнәфи мәзһәбенә нигез салучының хезмәте белән рус телендә тирәнтен танышу һәм аны аңлау мөмкинлеге барлыкка килде.
Сарытау өлкәсе мөфтие Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов үз чиратында ике дин оешмасы арасындагы хезмәттәшлекне алу баруны дәвам итү нияте белән һәм Камил хәзрәт Сәмигуллинның спорт белән мавыгуын, Татарстан Диния Нәзарәтенең мөселманнар арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм спортны пропагандалау буенча башлангычларын истә тотып, тиздән Сарытау шәһәрендә дин кардәшләребез өчен үз ишекләрен ачачак спорт залы ачылышына чакырды. «Datsiev club» исемен йөртәчәк спорт залында көрәшнең күп төрләре буенча шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудырылачак.