Мөбарәк җомга кичендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чираттагы тапкыр «Болгар» радиосының «Хак дин» тапшыруында катнашты. Туры эфирда мөфти хәзрәт күренекле алып баручы Фаил Гыймадовка һәм радиотыңлаучыларга ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы – Коръәннең татар теленә тәрҗемәсе, аны әзерләү үзенчәлекләре, тәрҗемә кылуның нечкәлекләре, бөек татар дини мирасы, татар мөселман өммәтенең киләчәге, мөфтият алдында торган бурычлар хакында сөйләде, шулай ук тыңлаучыларның сорауларына җавап бирде.
Тапшыруның беренче минутларында алып баручы Фаил Гыймадов Камил хәзрәтнең спорт белән актив шөгыльләнүен, джиу-джитсу буенча кара билбау иясе булуын, йөгерү марафоннарында даими катнашуын, мастер-класслар үткәрү өчен күренекле спортчыларның Казанга сәфәрен оештыруын, шул рәвешле, мөселманнарга сәламәт яшәү рәвеше үрнәген шәхсән күрсәтүен ассызыклап узды. Моңа җавап итеп Камил хәзрәт: «Сәламәт яшәү рәвеше – сөекле Пәйгамбәребезнең ﷺ сөннәте. Рәсүлебез ﷺ үзе дә көрәшкән, йөгергән. Хәдисләр шул хакта сөйли. Күренекле татар дин галиме Мәрҗани хәзрәтебез дә мәшһүр көрәшче булган. Шәригать тарафыннан рөхсәт ителгән спорт төрләре белән шөгыльләнгәндә, гыйбадәт кылуны ният итсәк, Сөннәт гамәл кылабыз, димәк, өстәмә савап та эшли алабыз дигән сүз», – дип билгеләп үтте. Моннан тыш, ул һәр атнаның якшәмбесендә төгәл сәгать 9.30-да башкаланың «Тынычлык» мәчетеннән 10 км-лы дистанциягә ачык тренировка уздырылуын искәртеп, теләге һәм мөмкинлеге булган радиотыңлаучыларны үзләренең сафларына кушылырга чакырды.
Алга таба әңгәмә барышында алып баручы мөфтинең Интернет челтәрендә алып барган дәгъват эшчәнлеге белән кызыксынды. Бу уңайдан Камил хәзрәт Сәмигуллин социаль челтәрләрнең яшьләр белән эшләү өчен яхшы мәйданчык һәм дәгъват коралы булуына басым ясады.
Тапшыруның төп өлеше Нәзарәт чыгарган Коръән мәгънәләренең тәрҗемәсе турында сөйләшүгә багышланды. Татарстан мөфтие әлеге басма өстендә эшнең 7 ел дәвам итүенә, хезмәтне әзерләүдә 40-ка якын кеше катнашуына игътибарны юнәлтте. Ул халкыбыз тарихында инкыйлабка кадәр 6 тәфсир дөнья күрүен, ләкин аларның телен бүгенге көн татар кешесенә, аеруча яшьләргә аңлавы кыен булуын әйтте.
– Бер генә кеше тәфсирне тулы мәгънәле итеп әзерли алмый. Ник дигәндә, кызганыч ки, бүген безнең арада Шәригать өлкәсен дә, гарәп һәм татар телләрен дә бердәй камил белгән белгеч юк. Бу эшне бары тик коллектив кына башкарып чыга ала. Нәзарәт әзерләгән тәфсир – төрле белгечләрнең уртак хезмәте. Аны фикъһе, гакыйдә, татар, рус һәм гарәп телләрен белгән филологлар, хафизлар, кыйраәтләр буенча белгечләр эшләде. Нәтиҗәдә аятьләр һәм аерым сүзләр Коръәннең гомуми контекстын истә тотып тәрҗемә ителде.
Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән мәгънәләрен тәрҗемә иткәндә, Нәзарәт белгечләренең 28 төрле тәфсиргә, аеруча татар һәм иске татар телләрендәге тәфсирләргә, таянуын ассызыклап узды.
– Инкыйлабка кадәр татар халкында тәфсир язарлык дәрәҗәдә гыйлемгә ия шәхесләребез булган. Мәсәлән, Шәйхел-ислам Хәмиди гади авыл имамы булса да, “Әл-иткан фи тәрҗемәтел Коръән” дигән ике томлык Коръән тәфсирен язган. Шиһабетдин Мәрҗани, Мөхәммәдморад Рәмзи, Габдрахман Карабаши кебек дин эшлеклеләребез дөнья күләмендә танылу алган хезмәтләр язып калдырган. Димәк, халкыбызда зур галимнәр булган. Бүгенге көндә мәдрәсәләребез, Болгар ислам академиясе эшләп килә. Киләчәктә арабыздан шундый галимнәр чыгар дигән ышаныч бар.
Алга таба Камил хәзрәт Коръән текстын тәрҗемә кылуның нечкәлекләренә тукталды. Шулай ук басманың аудиоформатта дөнья күрәчәге , рус телендә дә басылып чыгачагы хакында хәбәр итте.
Тапшыруның бер өлеше радиотыңлаучыларның сорауларына җавап бирүгә багышланды. Эфир киңлеге аша килеп ирешкән сораулар, намаз уку, хаҗ кылу үзенчәлекләре, мәчет төзелеше һәм башка темаларны колачлады.