Үзара килешү һәм дуслашу көне алдыннан, шулай ук динара диалог атнасы кысаларында Бөгелмә шәһәрендә урнашкан 3-нче тикшерү изоляторында дин әһелләре ислам һәм православие нигезләре турында лекция үткәрде.
Чарада учреждениенең хуҗалык хезмәте күрсәтү отрядының хөкем ителгән затлары катнашты. Алар алдында Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов һәм Бөгелмә шәһәренең Казан соборы клиригы протоирей Павел чыгыш ясады, тоткыннарны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Рухи әңгәмә үткәрүдән тыш, дин әһелләре Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белән килешү буенча, учреждениегә дини әдәбият, шул исәптән дога кылу һәм гыйбадәт башкаруга өйрәтә торган китаплар да алып керде. Тикшерү изоляторындагы яшүсмерләр белән аерым очрашу үткәрелде һәм әхлак темасына әңгәмә корылды.
Мондый очрашулар милләтара һәм конфессияара низагларны булдырмау, экстремизм күренешләрен кисәтү, рухи-әхлакый тәрбия бирү максатыннан, республиканың барлык төзәтү учреждениеләрендә үткәрелә.