Кичә, Рабигыль-әүвәл аеның 7-нче көнендә өйлә намазыннан соң, Казанның «Гаилә» мәчетендә «Шәхесләребез» дип исемләнгән конференция узды. Фәнни чара мөбарәк Мәүлид ае һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән Тәфсир елы уңаеннан оештырылды. Конференциянең модераторы ролендә «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, социология фәннәре кандидаты Рөстәм хәзрәт Хәйруллин чыгыш ясады.
Утырышта атаклы галимнәр, профессорлар – филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов һәм тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев, Казан ислам университеты каршындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Габдрәшит хәзрәт Фәизов, «Татар гаиләсе» фонды директоры Миләүшә Гайфуллина, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, мөгаллимнәр, аспирантлар һ.б.лар катнашты. Конференция кысаларында татар халкының күренекле шәхесләре – милләтне һәи Ислам динен үстерү юлында зур тырышлыклар куйган затлар искә алынды. Чыгышлар, аерым алганда, күренекле татар дин галиме, татарча тәфсир авторы, тәрҗемәче Шәйхелислам әл-Хәмиди, Алтын Урда чоры татар әдибе Мәхмүт Болгари, мәшһүр Иж-Бубыйлар нәселе вәкилләре, күренекле мөселман эшлеклесе, казый Габделхак хәзрәт Саматов, язучы, әдәбият белгече, тарихчы-галим, академик Миркасыйм Госманов, дөньякүләм танылган төрки телләр белгече, профессор Әхмәт Тимер һ.б.ның тормышы һәм эшчәнлегенә багышланды.
Моннан тыш, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин фәнни чарада катнашучыларга «Гаилә» мәчете тарафыннан оештырыла торган «Васыятьнамә – киләсе буыннарга әйтер сүз» һәм «Нәселебез шәҗәрәсе» бәйгеләренең кабат игълан ителүе турында әйтте.