Иртәгә, 13 ноябрьдә, Казанда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Лекторий» мөселман яшьләре проекты кысаларында чираттагы ачык лекция узачак. Дөнья һәм кеше ничек килеп чыккан, Дарвин теориясе ни дәрәҗәдә нигезле һәм кешелекнең эволюция ярдәмендә барлыкка килүе мөмкинме – әлеге һәм башка сорауларга шәригать күзлегеннән РИУ мөгаллиме, гакыйдә, хәнәфи фикхы буенча китаплар һәм мәкаләләр авторы Әхмәд әл-Хәнәфи җавап бирәчәк.
Керү – ирекле. Очрашу Галиев мәчетендә 18.30-да башлана.