15 ноябрь көнне Түбән Каманың Җәмигъ мәчетендә 35 нче микрорайонда яңа мәчет төзелә башлау турында игълан ителде. Салих хәзрәт Ибраһимов минбәрдән изге эштә катнашырга һәм Җәннәткә өмет баглап ныклы фундамент салырга чакырды. Барлыгы 321 свай кагарга кирәк булачак. Аның берсе 6100 сум торса, җиргә кагу бәясе 2900 сумны тәшкил итә. Шулай итеп, һәрбер гаилә яңа төзеләчәк мәчет нигезенә үзенең сваен кактырырга теләсә – бу 9000 сум торачак.
Мәчет проекты һәм аның белән бәйле бөтен эшләрне хәзерге чор таләпләренә туры китереп, заманча дәрәҗәдә башкару вәгъдә ителә. Түбәнкамалылар шәһәр урамнары һәм скверлар дизайны белән бәйле югары стандартларга күнеккәннәр инде. Яңа мәчет шәһәрне матурландыру буенча янә бер адымга тиң булырга тиеш. Мәчет үзе һәм аның янындагы уңайлы ял зонасы шәһәр халкын җәлеп итү урынына тиз арада әверелергә вәгъдә итә.
Акчаны «Сбербанк» пластик картасына 4817 7600 2007 0029 номеры буенча (Алсу Рафиковна) күчерергә, Җәмигъ мәчетендә акча җыю тартмасына алып килергә яки банк аша күчерергә мөмкин.
Оешманың тулы исеме | Җирле мөселман дини оешмасы – Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы мөхтәсибәте |
Юридик/почта адресы | 423570, Татарстан Республикасы, Түбән Кама ш., Химиклар пр., 59 й. |
Җитәкченең исем-фамилиясе, телефон номеры | Ибраһимов Динар Рәсим улы 43-98-10 |
Баш хисапчының телефон номеры | 43-80-15 |
ОГРН | 1031659004827 |
ИНН/КПП | 1651025053/165101001 |
ОКОНХ | 98700, 71200, 61110, 63100, 66000 |
ОКПО | 48671206 |
Расчет исәп-хисап счеты (төзелеш буенча) | 40703810106029000059 |
Банкның тулы исеме | ПАО “Ак Барс” Банк Казан шәһәре |
Корреспонденция счеты | 30101810000000000805 |
БИК | 049205805 |
muhtasibat.nk@gmail.com | |
Өстәмә мәгълүмат | факс (8555) 42-08-68 |