ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхәррирлеге белән әзерләнгән «Сөннәт һәм итагать итүче кешеләрнең гакыйдәсе» («Вероубеждение людей Сунны и Согласия») дип исемләнгән белешмәлек бастырты.
Әһле Сөннәт вәл-җәмәгать юлыннан баручылар – кемнәр ул? Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ әйткәнчә, алар – Рәсүлебезнең ﷺ гакыйдәсе һәм гамәлләренә иярүчеләр һәм аның сәхабәләре юлыннан баручылар. Без үзебезне Сөннәт һәм итагать күрсәтүче кешеләр рәтенә кертә алабызмы? Моның өчен гакыйдәнең кайсы терәк баганаларына иман китерергә кирәк? Әлеге сорауларга җаваплар яңа басмада тупланган. Дин кардәшләребезгә уңайлы, куен дәфтәре итеп чыгарылган бу китапта рус телендә кыска, әмма эчтәлекле һәм бәйнә-бәйнә итеп Әһле сөннәт вәл-җәмәгать мөселманнары ышанган төп кагыйдәләр язылган.
Басманың тиражы – 2 мең данә.
Китапны «Хозур» нәшрият йортының фирма кибетендә (Казан ш., Г.Тукай ур., 36-нчы йорт) һәм huzurshop.ru сайтында сатып алырга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: +7 903 305 45 43.