Әһле сөннәт вәл-җәмәгатьнең төп нигез кагыйдәләрен туплаган белешмәлек дөнья күрде

18 ноябрь 2019 ел 13:22
Әһле сөннәт вәл-җәмәгатьнең төп нигез кагыйдәләрен туплаган белешмәлек дөнья күрде

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхәррирлеге белән әзерләнгән «Сөннәт һәм итагать итүче кешеләрнең гакыйдәсе» («Вероубеждение людей Сунны и Согласия») дип исемләнгән белешмәлек бастырты.

Әһле Сөннәт вәл-җәмәгать юлыннан баручылар – кемнәр ул? Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ әйткәнчә, алар – Рәсүлебезнең ﷺ гакыйдәсе һәм гамәлләренә иярүчеләр һәм аның сәхабәләре юлыннан баручылар. Без үзебезне Сөннәт һәм итагать күрсәтүче кешеләр рәтенә кертә алабызмы? Моның өчен гакыйдәнең кайсы терәк баганаларына иман китерергә кирәк? Әлеге сорауларга җаваплар яңа басмада тупланган. Дин кардәшләребезгә уңайлы, куен дәфтәре итеп чыгарылган бу китапта рус телендә кыска, әмма эчтәлекле һәм бәйнә-бәйнә итеп Әһле сөннәт вәл-җәмәгать мөселманнары ышанган төп кагыйдәләр язылган.

Басманың тиражы – 2 мең данә.

Китапны «Хозур» нәшрият йортының фирма кибетендә (Казан ш., Г.Тукай ур., 36-нчы йорт) һәм huzurshop.ru сайтында сатып алырга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: +7 903 305 45 43.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы