Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 22-нче көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Болгар ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахмановны кабул итте.
Мөфти Камил хәзрәт мөхтәрәм кунак белән Дубайда узган II Бөтендөнья толерантлык саммитының нәтиҗәләре белән уртаклашты. Данияр Абдрахманов мөфтине яңа иҗазәт алуы – Коръән-Кәримне Гасыйм кыйраәтенең Шүгъбә риваяте буенча укытырга мөмкинлек бирүче таныклыкка ия булуы белән тәбрикләде. Җитәкчеләр шулай ук БИА-да булачак “Россиянең мөселман дини-илаһият мәктәбен торгызу һәм үстерү шартларында Ислам гыйлеме өлкәсендә тикшеренүләр тәҗрибәсе” дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция турында сөйләштеләр. Нәзарәт башлыгы әлеге фәнни җыенга чакырганы өчен ректорга тирән рәхмәтен белдерде, конференциянең эчтәлеге һәм катнашучылары турында сорашты.
Гомумән, очрашу барышында Татарстан мөфтие һәм БИА ректоры мәгариф өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру барышы һәм хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.