«Зәкят» хәйрия фонды карамагындагы балалар өчен кулинария буенча чираттагы мастер-класс узды

18 ноябрь 2019 ел 14:02
«Зәкят» хәйрия фонды карамагындагы балалар өчен кулинария буенча чираттагы мастер-класс узды

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 21-нче көнендә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды «Түбәтәй» кафесы белән берлектә үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар өчен кулинария буенча мастер-класс уздырды. Анда ДЦП, Даун синдромы һәм башка диагнозлар белән көрәшүче сабыйлар катнашты.

Ресторан остасы җитәкчелегендә алар татар халкының милли ризыгы – өчпочмак пешерде. Балалар бик теләп ризык әзерләүдә катнашты: камыр җәеп, өчпочмак ясарга өйрәнде. Мастер-класс ахырында сабыйлар үзләре әзерләгән өчпочмаклардан авыз итте һәм катнашу өчен дипломнар белән бүләкләнде.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» фонды «Түбәтәй» кафесы җитәкчелеге һәм хезмәткәрләренә хәйрия чараларын гамәлгә ашыруга ярдәм иткәннәре өчен тирән рәхмәтен белдерә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
2
Rambler's Top100