Казанда мөселман яшьләре Пәйгамбәрнең ﷺ нәсыйхәтләрен таратып промо-акция үткәрде

20 ноябрь 2019 ел 16:43
Казанда мөселман яшьләре Пәйгамбәрнең ﷺ нәсыйхәтләрен таратып промо-акция үткәрде

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 23-нче көнендә, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең ае – Мәүлид уңаеннан Казан шәһәренең Иске Татар бистәсендә промо-акция үткәрелде. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте әлеге чараны киң җәмәгатьчелекнең игътибарын гомумкешелек әхлакый кыйммәтләрен үстерү, яшьләрдә рухи мөмкинлекләрне арттыру һәм милли-дини мираска кызыксыну уяту ниятеннән, шулай ук казанлыларның һәм шәһәребез кунакларының Мәүлид аеның әһәмиятенә, традицияләренә һәм ислам дине нәсыйхәтләренә игътибарын җәлеп итү максатыннан оештырды. Әлеге акция барышында Иске Татар бистәсенең истәлекле урыннары – Каюм Насыйри һәм Шиһабетдин Мәрҗани урамнарында яшь мөселманнар арасыннан егермедән артык волонтер Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисләре һәм нәсыйхәтләре язылган кәгазьләр өләште, алар халыкка әлеге гыйбарәләрнең мәгънәләрен аңлатып бирде, яхшылык һәм игелек кылырга, тирә-юньдәгеләргә игътибарлы булырга чакырды. Кәгазьләрдә “Туганлык җепләрен саклагыз!”, “Күрше хакларын саклау – иманнан”, “Чын мөселман шулдыр ки – аның теленнән дә, кулыннан да башкалар имин булыр” кебек сүзләр язылган иде.

Бүген 18.30 сәгатьтә Галиев мәчетенең конференц-залында актив яшьләр Мәүлид бәйрәменә җыелачак. Программада – нәшидләр, салаватлар әйтү, Мөхәммәд ﷺ тормышыннан вакыйгалар сөйләү һәм “Пәйгамбәребезне ﷺ ярату ничек булырга тиеш?” темасына вәгазь кичәсе оештыру каралган. Яшьләр арасында шулай ук интерактив уен оештырылачак, җиңүчеләргә бүләкләр биреләчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы