Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 23-нче көнендә, Кыргызстан Республикасы башкаласы Бишкәк шәһәрендә "Православие һәм Ислам - тынычлык диннәре" халыкара конференциясе ачылды. Аның мәртәбәле кунакларының берсе булып Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин тора. Татарстан Республикасыннан әлеге фәнни җыенда шулай ук мөфтинең урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин һәм Болгар ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахманов катнаша.
Конференция кунакларын Кыргызстан Республикасы Президенты Сооронбай Жээнбәков сәламләде. Ул үз чыгышында Россиядән килгән саллы делегациягә игътибарын юнәлтте һәм дәүләтләр төрле булса да, илләребездәге рухи киңлекнең тиңдәшлеген, мәдәни кыйммәтләрнең уртаклыгын билгеләп үтте.
Пленар утырышның президиумы әгъзасы буларак, фәнни җыенда катнашучылар алдында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да чыгыш ясады. Ул кунакларны һәм тугандаш кыргыз халкын татар телендә сәламләде һәм күпдинле республикада мөселман һәм православие җәмәгатьчелеге арасында тату мөнәсәбәтләр булдыру буенча үзенең шәхси күзаллавы һәм Татарстан мөфтияте тәҗрибәсе белән уртаклашты. Камил хәзрәт милләтара татулык өч мөһим шартка нигезләнүе турында сөйләде: төрле мәдәниятләр һәм халыклар үсеше өчен тудырылган гадел һәм тиңдәш мөмкинлекләр; күп халыклар өчен уртак Ватан булып торган бер илгә карата мәхәббәт хисе һәм ватанпәрвәрлек тәрбияләү; традицион рухи кыйммәтләрне, дини мәгарифне, дини мирасны торгызу мәсьәләләренең дәүләт тарафыннан хуплануы. Мөфти хәзрәт болай дип тә әйтте:
- Россия җирлегендә яшәгән төпле халыклар туган илебезнең дәүләт чикләрен һәм рухи бәйсезлеген саклап калуда, гомумроссия мәдәниятен барлыкка китерүдә һәм көчле социаль-икътисади киңлекне үстерүдә катнашкан. Шул исәптә кыргыз халкы да СССР үсешенә, шулай ук фашизмны җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән. Безнең бабаларыбыз уртак Ватаныбыз һәм дөньяда тынычлык хакына дошман белән иңгә-иң көрәшкән.
Әмма Татарстан мөселманнары башлыгы күпдинле һәм күп милләтле җәмгыятьтә милли үзенчәлекләрне саклап калу мәсьәләсен дә күтәрде, чөнки нәкъ менә татар рухи мирасы үз эченә сабырлык, тынычлыкка һәм халыклар дуслыгына омтылу идеяләрен туплаган. Коръән аятьләренә һәм бөек татар дин галимнәренең фикерләренә таянып, ул мөселман дин әһелләрененең туган мәдәният, милли үзенчәлек һәм Сөнни Ислам гореф-гадәтләрен саклауда олы әһәмияте һәм җаваплылыгы турында белдерде. Камил хәзрәт Нәзарәт тарафыннан республика мәчетләрендә татар телле мохит тудыру, Коръәнне бастыруның татар традицияләрен торгызу, рус һәм татар телләрендә тәфсирләр әзерләү, мөселман медиакиңлеген булдыру, нәшрият эшчәнлеге, татар рухи мирасны пропагандалау кебек башлагычлары белән таныштырып узды.
Мөфтият башлыгы үз чыгышында Урта Азия халыкларының мәгариф, икътисад, мәдәният өлкәләре үсешендә татарларның ролен дә искә алды: «Аерым урынны татар-кыргыз мәдәни элемтәләре били. Ике төрки тугандаш халык – татарлар һәм кыргызлар уртак бай тарихка ия”. Татар өммәтен кыргыз мөселманнары белән тирән дини, тарихи, мәдәни элемтәләр бәйләвен исәпкә алып, Камил хәзрәт Сәмигуллин Аллаһ юлында Кыргызстанда яшәүче дин кардәшләребез белән мөфтиятнең күп кенә проектларын тормышка ашыру буенча, аеруча тәфсирләр һәм Коръәнне бастыруда тупланган тәҗрибәсен тапшырырга әзер булуын белдерде. Сүзен йомгаклап, ул Кыргызстан мөфтие Максатбәк хаҗи Токтомышевка ике мөселман халкы арасында дустанә мөнәсәбәтләрне үстерү өчен рәхмәт әйтте.
Пленар өлештән соң, конференция секцияләр форматында дәвам итә. Моннан тыш, делегатларны мәдәни программа һәм КР Президенты исеменнән кабул итү чарасы көтә.