Бишбалта мөселман зиратында өмә уздырылды

25 ноябрь 2019 ел 09:39
Бишбалта мөселман зиратында өмә уздырылды

Узган шимбәдә «Ярдәм» мәчете мәхәлләсе вәкилләре, хезмәткәрләре, шулай ук Казанның Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәте активистлары Бишбалта мөселман зиратында уздырылган өмәдә катнашты.  Алар корган агачларны кисте, территорияне ботаклардан, чүптән арындырды.

Өмә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы ярдәме белән оештырылды.

Чара Коръән аятьләре уку һәм мәрхүмнәр рухына дога кылу белән төгәлләнде.

Бишбалта бистәсендәге зират – Казан ханлыгы чорыннан калган борынгы каберлекләрнең берсе, ул XV гасыр чыганакларында ук искә алына. Биредә мәрхүмнәр 1950-нче елларга кадәр күмелә. Узган гасырның 60-нчы елларында Куйбышев исемендәге сусаклагычны төзегән вакытта аның зур өлешен су баса. Калган территория озак вакыт ташландык хәлдә кала бирә. 2010 елдан шәһәрнең мөселман мәхәлләләре, татар иҗтимагый оешмалары тырышлыгы белән борынгы зиратны тәртипкә китерү эшләре башланып китә. Биредә даими рәвештә өмәләр уздырыла, зират койма белән уратып алына.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы