Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 28-нче көнендә, хатын-кызлар өчен «Коръән укырга өйрәнәбез» дип исемләнгән экспресс-курслар кысаларында чираттагы дәрес узды.
Дәресләр һәр дүшәмбе 16.00-дән 18.00-гә кадәр Казанның Галиев мәчетендә үткәрелә. Аларга 14 яшьтән кызлар һәм хатын-кызлар йөри. Курсларга йөрүчеләр гарәп алфавитын, мәхраҗ (авазларны дөрес әйтү) һәм тәҗвид (Коръәнне кагыйдәләрне үтәп уку), Каләм Шәрифне укыганда туктау кагыйдәләрен өйрәнә. Әйтик, бүгенге дәрес сәкенле нун, идгам мутәкарибәйн, идгам мутәҗәнисәйн кагыйдәләренә багышланды.
Проект 9 декабрьдә төгәлләнә.
Искәртеп үтик: экспресс-курслар Татарстан мөселманнарының күпсанлы мөрәҗәгатьләре буенча октябрь ахырында башланды. Алар гарәп алфавитын белмәгән һәм Коръән уку буенча күнекмәләргә ия булмаган гүзәл затларга исәпләнгән.