«Коръән укырга өйрәнәбез» дип исемләнгән экспресс-курслар кысаларында чираттагы дәрес узды

25 ноябрь 2019 ел 18:06
«Коръән укырга өйрәнәбез» дип исемләнгән экспресс-курслар кысаларында чираттагы дәрес узды

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 28-нче көнендә, хатын-кызлар өчен «Коръән укырга өйрәнәбез» дип исемләнгән экспресс-курслар кысаларында чираттагы дәрес узды.

Дәресләр һәр дүшәмбе 16.00-дән 18.00-гә кадәр Казанның Галиев мәчетендә үткәрелә.  Аларга 14 яшьтән кызлар һәм хатын-кызлар йөри. Курсларга йөрүчеләр гарәп алфавитын, мәхраҗ (авазларны дөрес әйтү) һәм тәҗвид (Коръәнне кагыйдәләрне үтәп уку), Каләм Шәрифне укыганда туктау кагыйдәләрен өйрәнә. Әйтик, бүгенге дәрес сәкенле нун, идгам мутәкарибәйн, идгам мутәҗәнисәйн кагыйдәләренә багышланды. 

Проект 9 декабрьдә төгәлләнә.  

Искәртеп үтик: экспресс-курслар Татарстан мөселманнарының күпсанлы мөрәҗәгатьләре буенча октябрь ахырында башланды. Алар гарәп алфавитын белмәгән һәм Коръән уку буенча күнекмәләргә ия булмаган гүзәл затларга  исәпләнгән.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы