Татарстанда PayZakat платформасында зәкят һәм сәдаканы онлайн түләү өчен терминаллар урнаштырылачак

26 ноябрь 2019 ел 10:08
Татарстанда PayZakat платформасында зәкят һәм сәдаканы онлайн түләү өчен терминаллар урнаштырылачак

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм «ПэйЗакят» ҖЧҖ Казан мәчетләрендә һәм сәүдә үзәкләрендә PayZakat платформасын гамәлгә кертү турында хезмәттәшлек турында килешүне имзалады. «Сәдакомат» дип йөртелгән махсус терминаллар исламның өченче баганасын үтәргә – зәкят түләргә, шулай ук башка хәйрия акчаларын күчерергә теләүче мөселманнарга уңайлы булсын өчен урнаштырылачак. Шул рәвешле, PayZakat платформасы Татарстанда мөселманнарга мохтаҗлар исеменә һәм Диния нәзарәтенең «Зәкят» фонды тормышка ашырган хәйрия проектларына банк картасы ярдәмендә акча күчерергә ирек бирә торган техник мөмкинлекләр исемлеген тулыландырачак. Шул хактагы документны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм «ПэйЗакят» ҖЧҖ генераль директоры Бехнам Гурбанзадә Мәскәүдә имзалады.

PayZakat – Исламда мәҗбүри һәм ирекле сәдакаларны исәпләү, җыю, бүлү һәм мониторинглау өчен бердәм цифрлы интернет-платформа булып тора. Проектның максаты – барлык хәйриячелек процессларының ачыклыгын арттыру. Беренче терминаллар Казанның Галиев һәм “Зәңгәр” мәчетләренә куелыр дип көтелә.

PayZakat платформасы аша зәкят яки сәдака түләгәндә, кулланучылардан терминалның хезмәт күрсәтүе өчен комиссия алынуын да истә тотарга кирәк.

Татарстанда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды Сбербанк һәм “Электрон хөкүмәт” терминаллары, uslugi.tatarstan.ru порталы, “Яндекс.деньги”, “QIWI-кошелек” ресурслары, шулай ук банк счетлары аша карта ярдәмендә хәйрия акчаларын күчерү өчен мөмкинлекләр тудырды.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды реквизитлары zakyatrt.ru сайтында күрсәтелгән.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы