Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 1-нче көнендә, Уфада “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеменең V еллык утырышы башланып китте. Быелгы утырышта фикер алышу өчен төп тема – “Конфессияара татулык: Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасында катнашучы илләр тәҗрибәсе”.
Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән беррәттән, РФ тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Богданов, РФнең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы даими вәкиле Рамазан Абдулатипов, Федерация Советында халыкара эшләр буенча Комитет рәисе урынбасары, "Россия-Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме рәисе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка дин һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша.
Утырыш кысаларында Е.М. Примаков исемендәге халыкара премия һәм «Россия-Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме тәкъдиме белән гамәлгә куелган Р.Н. Миңнехановның милли премиясен тапшыру тантанасы узачак.
Утырыштан турыдан-туры трансляцияне беренче мөселман телевидениесе “Хозур ТВ” оештырды.