Нәзарәтнең «Хәләл» комитеты «Бөтендөнья хәләл саммиты 2019»да хәләл-индустрияне үстерү өлкәсендәге тәҗрибә белән уртаклашачак

28 ноябрь 2019 ел 13:56
Нәзарәтнең «Хәләл» комитеты «Бөтендөнья хәләл саммиты 2019»да хәләл-индустрияне үстерү өлкәсендәге тәҗрибә белән уртаклашачак

Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 1-нче көнендә, Истанбулда «Бөтендөнья хәләл саммиты 2019» (World Halal Summit) һәм «OIC Halal Expo» 7-нче күргәзмәсе ачылды. Татарстан Республикасын әлеге чараларда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча комитет рәисе Ирек хәзрәт Җиһаншин тәкъдим итә. Саммит үз эшен 1 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

World Halal Summit 2019 Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган тәкъдиме белән һәм дөньяның 25 иленнән 60 спикер катнашында уза. Әлеге чараларда SMIIC генераль сәркатибе Ихсан Овют, World Halal Summit рәисе Юныс Эте һәм башкалар катнаша. Саммит барышы кысаларында панель һәм дискуссия сессияләре уза, аларда төрле илләрдән килгән белгечләр һәм фән эшлеклеләре «Стандартлаштыру һәм инфраструктураның хәләл сыйфаты белән бәйле мәсьәләләр», «Хәләл индустриядә сертификацияләү һәм аккредитация», «Ислам банкингы һәм финанс ассоциацияләре», «Хәләл туризм һәм HalalLifestyle», «Хәләл туризм һәм менеджмент», «Хәләл продукция өлкәсендәге инновацияләр», «HalalLifestyle: көндәлек тормышта хәләл», «Хәләл һәм сәламәтлек саклау: фармакология, косметика һәм сынаулар үткәрү» темалары буенча фикер алышачак.

30 ноябрьдә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча комитет рәисе Ирек хәзрәт Җиһаншин «HalalLifestyle: барлык буыннар өчен хәләл» сессиясендә катнашачак һәм «Хәләл продукция өлкәсендә мимикрия» темасына чыгыш ясаячак. Үзенең чыгышында Ирек хәзрәт чит ил хезмәттәшләренә намуссыз җитештерүчеләр тарафыннан хәләл продукция базарында "мимикрия" мисалларын күрсәтәчәк. Сатуларны арттыру максатыннан аларның бизнес-хәйләләренә түбәндәгеләр керә: мәчет сурәте һәм ярымайлар, каллиграфик «көнчыгыш» шрифтлары һәм атамада билгеле бер сүзләрне куллану («мөселман», «татар» һ.б.). Мөселманнар арасында киң танылган товар маркалары файдалануда булган «Хәләл» тамгасын законсыз куллануга кадәр барып җитәләр.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы