Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Байкал артында булган юл-транспорт һәлакәтендә якыннарын һәм туганнарын югалткан гаиләләрнең кайгыларын уртаклаша һәм җәрәхәтләнгән ватандашларга саулык тели:
- Байкал артыннан килеп ирешкән кайгылы хәбәрләр барыбызның да йөрәкләрен тетрәндерде - автоһәлакәт нәтиҗәсендә күп кеше һәлак булган һәм җәрәхәтләнгән, - дип билгели хәзрәт. - Бу кайгылы сәгатьтә туганнарын һәм якыннарын югалткан ватандашларыбызны юатырдай сүзләр табуы кыен. Ихластан аларның күңел сызлануларын уртаклашам һәм Аллаһы Тәгаләдән үзләренә сабырлык һәм ныклык сорыйм. Шулай ук зыян күрүчеләргә дә Аллаһы Тәгалә шифасын бирсен иде. Раббыбыз барыбыздан да борчу һәм кайгы-хәсрәтләрне ераклаштырсын, дип дога кылам.