Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 6-нчы көнендә (3-нче декабрьдә), ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә РФ Президентының Эчке сәясәт буенча идарәсе Урал һәм Идел буе федераль округлары төбәкләре белән эшләү департаменты баш киңәшчесе Юрий Шевяков булып китте. Кунакны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды. Очрашуда шулай ук мөфтинең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе, “Хозур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин катнашты.
Юрий Шевяков әңгәмә барышында билгеләп узганча, Татарстан башкаласына килгәч, ул ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә барып, ТР мөфтие белән шәхсән очрашмый кала алмаган, чөнки республикада төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында үзара дустанә мөнәсәбәтләр урнашуы һәм нәзарәтнең күпкырлы эшчәнлеге турында күптәннән ишетеп белгән.
Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстанда борынгылардан саналган «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе, мөфтият резиденциясе комплексын торгызу тарихы хакында сөйләде. «Нәзарәт резиденциясенең бер өлеше тарихи корылма һәм республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып тора. XIX гасырның икенче яртысында төзелгән бу йортта Россиянең беренче мөфтие Галимҗан Баруди туган», – диде мөфти.
Алга таба хәзрәт Татарстан Республикасының һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге уңай тәҗрибәсе турында сөйләде. Ул билгеләп узганча, Татарстанда һәркемгә үзен рухи яктан ныгыту, белем алу, милли һәм дини гореф-гадәтләрне саклап, аларны киләчәк буынга җиткерү өчен мөмкинлекләр тудырылган. Хәзрәт барлык диннәргә дә уңай мөнәсәбәттә булган шәхес тәрбияләү юнәлешендә актив эшчәнлек аеруча мөселман яшьләре арасында алып барылуы турында әйтте. Төрле конфессия вәкилләре арасында спорт ярышлары һәм турнирлар үткәрү “дини түземсезлек” белән көрәштә нәтиҗәле булуын күрсәтте. Мәчет мөнбәрләреннән толерантлык һәм күрше милләтләргә хөрмәт белән карау турында әйтелгән вәгазьләр, түгәрәк өстәлләр, бәхәс клублары һәм әңгәмәләрнең дә әһәмияте әйтеп бетергесез. Гомумән, Диния Нәзарәтенең бу өлкәдәге тәҗрибәсе бөтен Россия күләмендә, хәтта чит илләрдә дә кызыксыну уятты. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әлеге тема буенча эксперт буларак күп кенә форум һәм конференцияләрдә чыгыш ясый. Ауропа Советы, Берләшкән милләтләр оешмасы, “Россия – ислам дөньясы” Стратегик күзаллау төркеме һәм башка шундый абруйлы мәйданчыкларда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әлеге темалар буенча эксперт сыйфатында җәлеп ителә.
Юрий Шевяков ассызыклаганча, Татарстан лаеклы рәвештә бердәм территориядә төрле милләт һәм дин вәкилләренең дустанә яшәү үрнәге дип танылган һәм башка төбәкләр өчен өлге булып тора.
Очрашу барышында яклар шулай ук Россия төбәкләрендә мөселман һәм православие дини биналарын төзегәндә килеп туган проблемалар турында фикер алышты. Мөфти хәзрәт үз чиратында Татарстанда мәчет проектларының ничек тормышка ашырылуы турында сөйләде: мәхәллә һәм имамны теркәүдән башлап җәмәгать тыңлауларына һәм төзелешне тәмамлауга кадәр. «Мәчетне алга таба тоту мәсьәләләрен исәпкә алу һәм анда эшләячәк имамны билгеләү бик мөһим», – дип билгеләп үтте ул. Татарстанда барлыгы 1500дән артык мәчет эшли. Алар саны буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында 2 нче урында тора.