Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 6-нчы көнендә (3-нче декабрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Ин Саф» оешмасы җитәкчесе Йосыф Җәмалиев белән очрашу үткәрде. Ул Россиядә беренче булып хәләл көнкүреш химия чараларын җитештерүче. Оешма хәләл шартларына туры килү турындагы таныклыкны быел ноябрь аенда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитетында алган.
Компания директоры Йосыф Җамалиев сүзләренә караганда, көнкүреш химиясен җитештерүдә Шәригать күзлегеннән рөхсәт ителгән табигый матдәләр генә кулланыла. Аларга хайван майлары, спирт, хлор, фосфатлар, парабеннар, SLS, SLES, ЭДТА һәм башка ясалма буяулар кушылмаган. Нәтиҗәдә кеше организмына тыелган компонентларның эләгүенә юл куелмый. Әлеге гипоаллерген чараларның нигезен биологик яктан таркала торган формула тәшкил итә, шуңа алар кеше өчен генә түгел, әйләнә-тирә мохит өчен дә куркынычсыз. Шул рәвешле, Татарстанның «Ин Саф» оешмасы ярдәмендә Россия хәләл-индустриясе тагын бер өлкәне – көнкүреш химиясе юнәлешен дә үзләштерде. Әлегә оешма кул юу өчен гель, савыт-саба юу сыекчасын һәм куллар өчен антисептикны дөньяга чыгарган.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин яңа мөселман предприятиесенә уңышлар һәм бәрәкәт теләде.