11-нче декабрьдә Казанда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Лекторий” мөселман яшьләре проекты кысаларында чираттагы ачык лекция узачак. Мөселманнарга сыр ашарга ярыймы, диңгез ризыкларыннан кайсылары тыелган, ни өчен кызыл буяулар катнашкан ашамлыкларны кулланырга ярамый, хәләл кафе һәм рестораннар ничек эшли – шәригать күзлегеннән чыгып, әлеге һәм башка сорауларга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары комитеты рәисе Ирек хәзрәт Җиһаншин җавап бирәчәк.
Керү – ирекле. Очрашу Галиев мәчетендә 18:30 сәгатьтә узачак.