«Яшь килен» проектының көзге сезоны төгәлләнде

09 декабрь 2019 ел 11:29
«Яшь килен» проектының көзге сезоны төгәлләнде

Рабигыль-ахыр аеның 10-нчы көнендә (7-нче декабрьдә) Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Яшь килен” хатын-кызлар проектының көзге сезонын ябу тантанасы узды. Катнашучылар белән соңгы очрашу гадәти булмаган форматта үтте – проектта катнашкан 50 кеше өчен Казан Халыкара ат-спорт комплексына экскурсия һәм атларда йөрү оештырылды.

Экскурсия кысаларында кызларга ипподромның хуҗалык зонасын күрсәттеләр, аңа 12 ат абзары, атларны кабул итү пункты булган ветеринария клиникасы, атларны коендыру өчен кышкы бассейн, азык саклагычлары, столяр, тимерчелек һәм шор остаханәләре керә. Экскурсоводлар мөслимә кызларны гамәлдә булган ат токымнары белән таныштырдылар, Казан ипподромының барлыкка килү тарихын бәян кылдылар. Моннан тыш, теләге булган һәркем Татарстан чабышкыларына утырып йөри алды.

Очрашу азагында кызлар чәй эчтеләр, ә проект кураторлары "килен"нәргә "Яшь килен" курсларын тәмамлау турында мактаулы диплом тапшырдылар.

Татарстан мөфтиятенең яшьләр өчен булдырылган «Яшь килен» проекты мөселман яшьләре арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан  гамәлгә ашырыла, ул шәригать һәм татар милли гореф-гадәтләр күзлегеннән чыгып никах темасының төрле мәсьәләләренә багышлана. Очрашулар һәм видеодәресләрдә булачак һәм хәзерге яшь киленнәргә милли традицияләр – бәби чәе, бишек җыры, кыз озату һ.б., никахның дини һәм хокукый яклары, хатын һәм ирнең бурычлары һәм хокуклары, мәһер һәм никах килешүе, хатын-кыз һәм ир-ат психологиясе кебек мәсьәләләр турында сөйләделәр. Моннан тыш, мөслимәләр милли ашлар әзерләү, бала карау, кунакларны каршылау буенча яңа күнекмәләр алды.

«Яшь килен» проектының язгы курсы 2020 елның 12 мартында башланачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы