Кичә, Рабигыль-ахыр аеның 14-нче көнендә (11-нче декабрьдә), Казанда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Лекторий” мөселман яшьләре проекты кысаларында чираттагы ачык лекция узды. Әлеге очрашу хәләл ризык җитештерү һәм туклану темасына багышланды. Чыгыш ясау һәм мөселман яшьләренең сорауларына җавап бирү өчен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары комитеты рәисе Ирек хәзрәт Җиһаншин һәм әлеге оешма хезмәткәре Рөстәм Абдуллин чакырылган иде.
Бүгенге көндә хәләл индустрия үсеше, хәләл ризык җитештерүчеләргә һәм хезмәт күрсәтүчеләргә Комитет тарафыннан куелган таләпләр, шәригатебездә Хәнәфи мәзһәбе буенча ашарга тыелган ризыклар, хәзерге вакытта Казанда эшләүче кафе-рестораннар, гомумән, халыкара дәрәҗәдә үтүче чараларда, спорт ярышларында хәләл туклануны оештыру нечкәлекләре – әлеге һәм башка мәсьәләләр турында иң әүвәл Ирек хәзрәт сөйләп узды. Ул үзенең чыгышын Аллаһының Китабыннан аятьләр укып башлап җибәрде – “Маидә” сүрәсенең 88-нче аятендә болай диелә: “Аллаһның сезне ризыкландырган нәрсәләреннән хәләл һәм хуш булганын ашагыз һәм Аллаһтан куркыгыз, сез бит – Аңа иман китерүчеләр”. Алга таба Комитет җитәкчесе мөселман кешесе тукланыр алдыннан яисә ашарга әзерләргә керешкәнче биш нәрсәгә игътибар итәргә тиешлегенә басым ясады. Аллаһы Тәгалә үләксә ите (үлгән малны) ашауны, дуңгыз ите һәм аның белән бәйле әйберләрне куллануны (тиресеннән эшләнгән аяк киеме, каеш һ.б.), Аллаһы исеме зикер итеп чалынмаган мал-туар, кош һәм ерткыч хайваннарның итен ашауны, теләсә кайсы малның яисә кешенең канын эчүне яисә аны ризыкка, даруга кушуны тыя. Аннары Ирек хәзрәт Җиһаншин Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисен китерде: “Хәләл билгеле, хәрам билгеле, әмма алар арасында шикле әйберләр бар”.
Очрашу барышында катнашучылар, куллану өчен шикле булган әйберләрне ачыклау максатыннан, үзләренең сорауларын яудырдылар. Күп еллар дәвамында мөселманнар кошны механик чалуның шәригатькә туры килү-килмәү мәсьәләсе белән кызыксынып килгән иде. Әмма хәзер шикләнү өчен урын юк: Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары Комитеты тарафыннан сертификация узган кошчылык предприятиеләрендә барлык кошлар да кул белән чалына. Чаллыда, җитештерүгә ихтыяҗ арту сәбәпле, хәләл ысул белән тавык суючы хезмәткәрләрнең бермә-бер артуы нәтиҗәсендә, предприятие янәшәсендә гыйбадәт йорты булдыру һәм анда җомга намазы уку өчен шартлар тудыру буенча сүз алып барыла. Ирек хәзрәт сүзләренчә, “Пестречинка” предприятиесе берничә атна элек кошларны шулай ук бары кул белән чалуга күчте. Гомумән, “Хәләл” Комитеты тарафыннан сертификат бирелгән барлык предприятиеләргә контролерлар йөри, алар җитештерү барышына күзәтчелек итәләр. Шунысын әйтергә кирәк: катнаш производстволарга Комитет сертификация уздырмый, дип әйтеп узды лектор.
Ирек хәзрәт Җиһаншин шулай ук Комитет тарафыннан җитештерүчеләргә зур таләпләр куелуын билгеләп үтте. “Мәсәлән, сыр. Әгәр җитештерүче “сычужный фермент животного происхождения” кулланса, продукциягә безнең сертификация бирелмиячәк. Кызыл төс кертү өчен, сокка, конфетка, краб таякчыгына һ.б. кармин кушыла. Ә бу өстәмәне шәригатебездә ашамлыкларга кушу тыела. Желатин белән дә шул ук хәл. Хәтта ризыкка ГМО кертелсә, аңа да “Хәләл” тамгасы бирелми”.
Лекциядә тавык йомыркасын ни өчен хәләл сертификация аша уздырырга кирәк, дигән сорау яңгырады. Ирек хәзрәт аңлатып узганча, Комитет тарафыннан кошларның нәрсә белән туклануы, хәтта күкәйдә оешкан кан булмавы тикшерелә, чөнки кан – хәрәм.
Алга таба Комитет вәкилләре Универсиада, Футбол буенча дөнья чемпионаты, Россиякүләм һәм дөньякүләм Вордлскилс ярышларында хәләл туклануны оештыру тәҗрибәсе хакында сөйләделәр, “Аэрофлот” компаниясе пассажирларына очуга 36 сәгать алдан хәләл ланч-бокс сайлау мөмкинлеге барлыгын әйттеләр.
Исегезгә төшерәбез: нәзарәтнең мөселман яшьләре хәрәкәте яңа сезонда “Лекторий” исеме астында төрле кызыклы, актуаль темаларга очрашулар үткәрә. Анда катнашучыларны күренекле спикерлар катнашында кызыклы ачык лекцияләр һәм фикер алышулар көтә.