Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 15-нче көнендә (12-нче декабрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республиканың Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге рәсми делегациясе составында Минскига эшлекле сәфәрен һәм Белоруссиядә Ислам үсеше һәм дин өлкәсендәге вазгыять белән танышуын дәвам итте. Әлеге республикада динебез тарихы турында тулырак Татарстан мөселманнары башлыгына илнең визит карточкасы булып саналган Беларусь Милли китапханәсе буйлап үткәрелгән шәхси экскурсия вакытында сөйләделәр. Китапханә бай китаплар тупланмасын гына түгел, күпфункцияле үзәк һәм эшлекле мәйданчыкларны да үз эченә ала.
Милли китапханә буйлап оештырылган экскурсия барышында фәнни һәм нәшрият эшчәнлеге буенча директор урынбасары Александр Суша Камил хәзрәткә бай ислам фонды хакында сөйләде. Аерым алганда, дөньяның 600 телендәге 1,5 мең китапны берләштергән “Дөнья халыклары әлифбалары” дип исемләнгән экспозициядә татар һәм Казан басмалары да урын алган. Шул ук вакытта, белорус телендә гарәп графикасында язылган китаплар Милли китапханә фондларының уникаль нөсхәләре булып тора. Белоруссия мөселманнарының әлеге традициясен китапханә администрациясе ЮНЕСКО Бөтендөнья документаль мирасы исемлегенә кертүне тәкъдим итәргә ниятли.
"Белоруслар һәм татарлар арасындагы багланышлар китап мирасында да чагылыш тапкан, - дип билгеләп үтте Александр Александрович. – Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, татарлар Белоруссия җирләренә 14 гасырдан башлап, бөек князьләр чакыруы буенча йомышлы гаскәриләр һәм хәрби башлыклар сыйфатында күчеп килә башлый. Халыклар арасындагы хезмәттәшлек һәрвакыт икеяклы һәм тыныч булды”. Моннан тыш, Камил хәзрәткә Милли китапханәнең ислам мирасы саклана торган Сирәк китаплар бүлеге ишекләрен дә ачтылар. Башка басмалар белән беррәттән, аңа 1672 елда дөнья күргән кулъязма Коръән күрсәтелде.