Татарстанда “Саба укулары” узды

17 декабрь 2019 ел 15:41
Татарстанда “Саба укулары” узды

Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 20-нче көнендә, Саба мөхтәсибәтендә “Саба укулары” фәнни-гамәли конференциясе үтте. Әлеге чарада Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Саба районы имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов, шулай ук район башлыгы Рәис Миңнеханов, ТР Президенты каршындагы Мәдәният үсешенә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова һәм башкалар катнашты.

Быел “Саба укуларында” делегатлар Бигәнәй ишаны Вәлиәхмәт Мөхәммәтгали улы Галиевны (1848-1919) һәм Саба районының башка күренекле дин эшлеклеләрен искә алдылар. Конференция башланыр алдыннан кунаклар Бигәнәй авылы зиратында булдылар, анда алар Вәлиәхмәт Галиев рухына дога кылдылар. Аннары делегатлар Сатыш авылы мәдрәсәсе музеена бардылар.

Конференция эшен гадәттәгечә Коръән-Кәрим аятьләре уку һәм дога кылу белән башладылар. Аннары сәламләү сүзләре белән конференциянең дәрәҗәле кунаклары мөрәҗәгать итте, ә делегатлар доклад белән чыгыш ясады.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы