"Хозур" нәшрият йорты Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ тормыш юлы турында китап бастырды

18 декабрь 2019 ел 12:03
"Хозур" нәшрият йорты Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ тормыш юлы турында китап бастырды

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хозур" нәшрият йорты Болгар ислам академиясе белән берлектә танылган галим доктор Мөхәммәд Сәгыйд Рамадан Әл-Бутыйның “Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең тормыш юлын аңлау. Тугры хәлифәләр тарихының кыскача бәяны белән” дип исемләнгән китабын нәшер итте.

Әлеге хезмәттә Аллаһ Илчесенең ﷺ тормыш юлы, аның әдәбе, бөек гамәлләре һәм халыкка Ислам динен ирештергәндә күргән авырлыклары турында бик бай мәгълүмат бирелә. Шулай ук бу китапта тугры хәлифәләрнең һәм алар идарә иткән чорларда булган вакыйгаларның кыскача тарихы бәян ителә.

Китапны “Хозур” нәшрият йортының фирма кибетләрендә, шулай ук дистанцион рәвештә сатып алырга мөмкин:

- Казан шәһәре, Габдулла Тукай ур., 36-нчы йорт;

- Казан шәһәре, Газовая ур., 14-нче йорт;

- huzurshop.ru интернет-кибете;

- белешмә өчен телефон: +79033054543.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы