ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хозур" нәшрият йорты Болгар ислам академиясе белән берлектә танылган галим доктор Мөхәммәд Сәгыйд Рамадан Әл-Бутыйның “Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең тормыш юлын аңлау. Тугры хәлифәләр тарихының кыскача бәяны белән” дип исемләнгән китабын нәшер итте.
Әлеге хезмәттә Аллаһ Илчесенең ﷺ тормыш юлы, аның әдәбе, бөек гамәлләре һәм халыкка Ислам динен ирештергәндә күргән авырлыклары турында бик бай мәгълүмат бирелә. Шулай ук бу китапта тугры хәлифәләрнең һәм алар идарә иткән чорларда булган вакыйгаларның кыскача тарихы бәян ителә.
Китапны “Хозур” нәшрият йортының фирма кибетләрендә, шулай ук дистанцион рәвештә сатып алырга мөмкин:
- Казан шәһәре, Габдулла Тукай ур., 36-нчы йорт;
- Казан шәһәре, Газовая ур., 14-нче йорт;
- huzurshop.ru интернет-кибете;
- белешмә өчен телефон: +79033054543.