Мөфти Балтач мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды

18 декабрь 2019 ел 14:05
Мөфти Балтач мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды

Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 21-нче көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Балтач мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды. Биредә район мөхтәсибәтенең еллык эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды.

Татарстан мөселманнары башлыгын республикабызның баш казые һәм мөхтәсиб Җәлил хәзрәт Фазлыев, район имамнары белән беррәттән, күрше районнардан – Арча мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин, Теләче мөхтәсибе, төбәк казые Исмәгыйль хәзрәт Фәлахиев каршы алдылар.

Беренче эш итеп мөфти һәм кунаклар Балтач Үзәк мәчете каршында эшләүче “Мәгърифәт мәркәзе” эшчәнлеге белән танышты. Әлеге мәркәзгә йөрүче балалар һәм тәрбиячеләр Коръән аятьләре һәм дини мөнәҗәтләр укып, ачык тәрбияви чара күрсәттеләр. Аларның чыгышын дин әһелләре югары бәяләде.

Мөхтәсибәтнең еллык йомгаклау җыелышы Балтач Үзәк мәчетендә узды. Җыелышта шулай ук ТР Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Балтач районының мәгариф, яшьләр эшләре, спорт бүлекләре вәкилләре катнашты. Коръән укудан башланып киткән җыелышта Җәлил хәзрәт мөфтине һәм башка кунакларны ел дәвамында мөхтәсибәттә башкарылган эшләр белән таныштырды. Мөхтәсиб районда балалар өчен төрле бәйгеләр оештырылуына, зурлап мөселман балалар Сабан туе үткәрелүгә тукталды. Мәчетләр эшчәнлеге һәм мәхәллә халкы белән эшләү, яшь буынга әхлакый тәрбия бирү хакында сөйләде, Җәмигъ мәчет каршында булдырылган музей һәм анда сакланган дин тарихы белән бәйле экспонатлар белән таныштырды.

Дин әһелләрен һәм кунакларны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләп, үзенең чыгышында 2019-нчы елның Татарстанда тәфсир елы булуын искә төшерде: “Кәлам Шәрифнең мәгънәви тәрҗемәсен татар һәм рус телләрендә әзерләп бастырдык. Тәрҗемә эшенә без 2012-нче елда керешкән идек. Аллаһыга шөкер, бу хезмәтне җиде елда уңышлы тәмамладык. Хәзерге вакытта без татарча мәгънәви тәрҗемәне башкорт кардәшләребезгә бирдек, алар аны башкорт теленә күчерәләр. Русча хезмәтне Белоруссиядән соратып алдылар. Без шулай ук 2016-нчы елда нәзарәт әзерләп бастырган Коръән китабының макетын Үзбәкстан мөфтиятенә тапшырган идек, алар аны ун мең данә тираж белән бастырдылар. Коръәнне өйрәнү буенча тәҗрибәбезне шулай ук Дагыстан мөфтияте дә югары бәяләде”.

Камил хәзрәт үзенең чыгышында имамнарны нәзарәтнең 2020-нче елга планнары белән таныштырды:

– Киләсе елга фәтва китабы чыгарырга ниятлибез. Әлеге басмага ихтыяҗ күптәннән яшәп килә, чөнки төрле дини мәсьәләләргә бердәй аңлатмалар әлегә әзер түгел, һәм алар аңлашылмаучанлыклар китереп чыгара. Бу басмада бирелгән җавапларның чыганагын, ягъни кайсы китаптан алынганлыгын күрсәтергә ниятлибез. Китап татар телендә булачак һәм бары имамнарга гына таратылачак.

Мөфти үз чыгышын имамнарга нәсыйхәт сүзләрен биреп төгәлләде: “Аллаһыга шөкер, кулыбызда үзебез бастырган Коръән Китабы бар. Аны аңлар өчен татар һәм рус телләрендә мәгънәви тәрҗемәләрне әзерләдек. Укыгыз гына, чөнки Коръәндә барлык сорауларга җавап бар. Раббыбыз безгә Коръән укырга куша”. Аннары Камил хәзрәт Кәлам Шәрифтән дәлилләр китерде, дини мәсьәләләргә аңлатмалар бирде.

Очрашу 2019-нчы елда мөхтәсибәт эшчәнлегендә актив катнашкан шәхесләргә рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшыру белән төгәлләнде. Дин әһелләрен эшчәнлекләрен, тырыш хезмәтләрен Татарстан мөфтияте исеменнән Камил хәзрәт Сәмигуллин, район мөхтәсибәтеннән Җәлил хәзрәт Фазлыев билгеләп үтте.

Аннары Үзәк мәчеттә өйлә намазы укылды.

Төштән соң Балтач районы Бөрбаш авылында урнашкан мөселман пансионатына экскурсия оештырылды. Кунаклар һәм дин әһелләре пансионатның бер еллык эшчәнлек нәтиҗәләре белән танышты. Пансионаты рәсми рәвештә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында 2018 елның 9 ноябрендә – Мәүлид аеның беренче көнендә ачылган иде. Мөселман пансионатында ир-балалар инглиз һәм гарәп телләрен, шулай ук ислам дине нигезләрен дә үзләштерәләр. Дин гыйлеме һәм тәрбия дәресләрен Балтач районы Җәмигъ мәчете карамагындагы мәдрәсә мөгаллимнәре һәм тәрбиячеләре үткәрә. Яшүсмерләргә белем алу һәм укудан соң мәчеттә рухи-әхлакый тәрбия дәресләрен үзләштерү, дәрес әзерләү өчен барлык мөмкинлекләр булдырылган. 2018-2019 нчы уку елында Бөрбаш малайлар пансионатында 16 ир бала тәрбияләнә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы