Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 22-нче көнендә (19-нче декабрьдә), мөфти мәртәбәле кунак – Бөек Ватан сугышы ветераны, Калининград шәһәре мөселманнары дини оешмасын гамәлгә куючы һәм аңа нигез салучы Хәким Исмәгыйль улы Биктиев белән очрашты. Ветеран Казанга чакыру буенча ТАССРның 100 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашу өчен килгән. Юлда аны Калининградның «Ихсан» мәчете имамы Хәлил хәзрәт Мөхлисов озатып йөри. Әңгәмәдә шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакалалар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов катнашты.
Очрашу Хәким абыйның төбәктә мөселман җәмгыятен булдыру турындагы хатирәләре белән башланды. Ветеран тырышлыгы белән ул 1993 елда эшли башлый һәм башта нибары 5 кешедән гыйбарәт була. Бүгенге көндә Калининград өлкәсендә ике мәчет бар – Зур Исаково бистәсендә һәм Гвардия районында. Мәчетләр 350 һәм 50 кешене сыйдыра ала. Гает бәйрәмнәре вакытында мәчетләр территориясендә 2 меңгә кадәр мөселман җыела.
Хәлил хәзрәт сүзләренә карганда, төбәктә барлыгы 50 меңләп мөселман гомер кичерә. Зур Исаково бистәсендәге «Ихсан» мәчетендә якшәмбе мәктәбе эшләп килә, анда актив мөслимәләр хезмәт куя. Ихтыяҗ югары булганлыктан һәм форсаттан файдаланып, имам мөфти хәзрәткә Калининград өммәтен гарәп теле һәм намаз уку буенча мөселман әдәбияты белән тәэмин итү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Камил хәзрәт үз чиратында дин кардәшләрнең мөрәҗәгатен уңай хәл итәргә һәм аларга «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан әзерләп бастырылган дини китаплар тиражын җибәрергә сүз бирде. Шул ук вакытта мөфти Калининград өммәтенә дини эшчәнлек алып баруда, шулай ук мәчетләр төзелешендә юридик ярдәм тәкъдим итте. Хәлил хәзрәт аңа бу өлкәдәге вәзгыять турында сөйләде һәм ярдәм өчен рәхмәт белдерде.
Камил хәзрәт аңа Татарстан тәҗрибәсе турында сөйләде һәм республикада дини корылмаларны төзү тәртибе белән таныштырды, мәчетләр законсыз рәвештә төзелергә тиеш түгеллеген ассызыклап үтте. Аерым алганда, ул Татарстанда мәчет проектын гамәлгә ашыру ТР Юстиция министрлыгында һәм ТР Диния нәзарәтендә мәхәлләне теркәүдән һәм мәчет төзелеше өчен җир территориясен законлы рәсмиләштерүдән башлануын билгеләп үтте. Моннан тыш, мәчет төзелешенә кадәр үк мәхәллә имамны сайлый. Мәчет янында аңа аерым торак карала – бу да дини объектны торгызуның шарты булып тора. Шунысы игътибарга лаек, Татарстанда хосусый мәчетләр юк – аларның барысы да юридик рәвештә мәхәллә һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте милкенә күчә. Камил хәзрәт шулай ук Европа тәҗрибәсе турында сөйләде, анда шәһәр мәчетләре эшчәнлеге еш кына манарасыз яисә торак биналарда оештырылуын әйтеп үтте.
Алга таба очрашуда сүз татар халкының милли үзаңын саклап калу һәм Бөтенроссия халык санын алу турында барды. Хәким Исмәгыйль улы үзе 75 ел дәверендә Калининградта яшәвенә карамастан, туган телендә иркен аралаша һәм 7 яшеннән Ислам кануннарын үтәп яши, үз вакытында татар теленә тормыш иптәшен һәм балаларын – Наилә белән Касыймны да өйрәтә. Хәзерге вакытта ветеранның 4 оныгы һәм 1 оныкчыгы бар. Хәким абый тумышы белән Мордовиядән. 1943 елның 7 гыйнварында аңа фронтка чакыру кәгазе килә, ул яралана, ләкин Бөек Ватан сугышының III Белорус фронтында сугышуын дәвам итә. Ул Кенигсбергны яулап алу операциясе герое, Ватан сугышы ордены, «Германияне җиңгән өчен», “Кенигсбергны алган өчен” һәм башка медальләр иясе. 2018 елда Казанда узган Татар дин әһелләре форумында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хәким ага Биктиевка “Дуслык” орденын тапшырды.
2020 елның мартында – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгында Хәким агага 95 яшь тула. Ул Камил хәзрәтне киләчәк юбилеена чакырды.