Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 22-нче көнендә (19-нче декабрьдә), Казанда «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясенең XIV корылтае уздырылды. Корылтай Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үтте. Утырышта шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Хөкүмәте әгъзалары, депутатлар, муниципаль район башлыклары, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр катнашты. Конгресста катнашучылар арасында Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар иде.
Утырышта муниципаль берәмлекләрнең узып баручы елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре, шулай ук Татарстанда җирле үзидарәне үстерүнең мөһим мәсьәләләре турында докладлар белән чыгыш ясадылар.