Зәйнулла ишан Рәсүлев – күренекле татар дин әһеле

19 декабрь 2019 ел 15:00
Зәйнулла ишан Рәсүлев – күренекле татар дин әһеле

Зәйнулла Рәсүлев – күренекле татар дин әһеле, ишан, «Рәсүлия» мәдрәсәсенә нигез салучы, суфый, мәгърифәтче.

Зәйнулла Рәсүлев 1833 елда Оренбург губерниясе Троицк өязе Шәрип авылында туа. Муйнак авылы мәдрәсәсен тәмамлагач, белем алуын Троицк шәһәре мәдрәсәсендә дәвам иттерә, аннары Акхуҗа авылына имам-хатыйб булып кайта.

Шәкертлек чорында ук суфыйчылык белән кызыксына башлый. 1859 елда Нәкъшбәндия суфыйчылык тәрикатына  алына. 

1884 елдан – Троицк шәһәре мәчете имамы, аның каршында ул «Рәсүлия» мәдрәсәсенә нигез сала, биредә җәдитчә укыту тәртибен кертеп, Россиянең иң дәрәҗәле мөселман уку йортлары биеклегенә күтәрә. Зәйнулла Рәсүлевнең шәкертләре һәм тарафдарлары күп була. Ул Россиядә заманының иң йогынтылы мөселман эшлеклеләренең берсенә әверелә.

Улы Габдрахман Рәсүлев шулай ук күренекле дин әһеле, мөфти була. Оныгы Атилла Расих (Атилла Кадыйр улы Рәсүлев) — күренекле татар язучысы.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы