Мәскәүдә «Хәләл азык-төлек һәм хезмәтләр» техник комитеты утырышы узды

20 декабрь 2019 ел 15:43
Мәскәүдә «Хәләл азык-төлек һәм хезмәтләр» техник комитеты утырышы узды

Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 23-нче көнендә (20-нче декабрьдә), Мәскәүдә «Хәләл азык-төлек һәм хезмәтләр»не стандартлаштыру буенча техник комитетның дүртенче утырышы узды. Җыелыш техник комитет җитәкчесе, ТР мөфтие урынбасары, РИИ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин рәислегендә узды. Тәбрикләү сүзләре белән шулай ук Техник җайга салу һәм метрология буенча федераль агентлык (РОССТАНДАРТ) җитәкчесе урынбасары Антон Шалаев чыгыш ясады.

Утырышка Россия мөселманнарының Татарстан, Мәскәү һәм башка төбәк диния нәзарәтләре, сөт һәм ит сәнәгате фәнни институтлары, “Хәләл” сертификация уздыру комитетлары һәм үзәкләре, җитештерүче предприятиеләр һәм башка оешма вәкилләре җыелды. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтеннән “Хәләл” стандартлары комитеты рәисе Ирек хәзрәт Җиһаншин катнашты.

Бүген техник комитет утырышы кысаларында катнашучыларга 2019 елга милли стандартлар эшләү Программасы үтәлеше һәм «Хәләл азык-төлек һәм хезмәтләр. Гомуми терминнар һәм билгеләмәләр» башлангыч милли стандартын әзерләү хакында мәгълүмат тәкъдим ителде, шулай ук 2020 елда техник комитет эшчәнлегенең төп юнәлешләре каралды.

Исегезгә төшерәбез, техник комитет Техник җайга салу һәм метрология буенча Федераль агентлык (РОССТАНДАРТ) октябрь аенда оештырылган иде (боерык 2017 елның 2 октябреннән № 2067 “Хәләл” продукция һәм хезмәтләре”н стандартлаштыру буенча техник комитет проектын төзү турында”). Комитетның төп максаты булып продукцияне җитештерүдә һәм “Хәләл” хезмәтләр күрсәтүдә гомумфедераль стандартлаштырылган методларны эшләү һәм гамәлгә кертү тора. Шул сәбәпле Россия товар җитештерүчеләренә таләпләр тәртипкә китерелә, товарны эчке базарда куллану мөмкинлеге барлыкка килә һәм продукцияне чит илгә экспортка чыгарырга мөмкинлекләр арта.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы