Нәзарәт чыгарган «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасының тиражы тулысынча сатылып бетте

23 декабрь 2019 ел 15:42
Нәзарәт чыгарган «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасының тиражы тулысынча сатылып бетте

ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасының 2 мең данәдә дөнья күргән беренче тиражы тулысынча сатылып бетте. Мөфтиятнең «Хозур» нәшрият йорты рус телендәге Коръән мәгънәләре тәрҗемәсенең яңа тиражын әзерләүгә кереште.

Моннан тыш, шушы көннәрдә Коръән мәгънәләренең татар теленә тәрҗемәсе – «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы кабат сатуга чыгачак. Бу юлы китап тагын 2 мең данә тираж белән дөнья күрәчәк. Аны «Хозур» нәшрият йортының фирма кибетләрендә, шулай ук дистанцион рәвештә сатып алырга мөмкин булачак:

- Казан шәһәре, Габдулла Тукай ур., 36-нчы йорт;

- Казан шәһәре, Газовая ур., 14-нче йорт;

- www.huzurshop.ru интернет-кибете;

-белешмә өчен телефон: +79033054543.

Искәртеп узыйк: «Калям Шариф. Перевод смыслов» һәм «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән беренче тәрҗемәләре булып тора. Китаплар Татарстанда игълан ителгән Тәфсир елы кысаларында дөнья күрде. Әлеге басмалар – хафизлар, кыйраәт, фикъһе, гакыйдә белгечләренең, татар, рус һәм гарәп телләрен яхшы белгән филологларның җиде ел дәвамында башкарган уртак эшчәнлек нәтиҗәсе. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: ике тәрҗемә дә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Р.Н.Миңнехановның илкүләм премиясенә лаек дип табылды. Китаплар нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан каты тышлыкта басылды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы