ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты Болгар ислам академиясе белән берлектә «Шәвахидуль-Хак» («Хакыйкать дәлилләре») китабын нәшер итте. Әлеге китапның авторы – бөек галим, дин белгече Йосыф Нәбхәни. Үзенең хезмәтендә ул Ибн Тәймия һәм аның тарафдарлары фикерләренең Әһле Сөннәт вәл-Җәмәгать тарафыннан кире кагылуын тәфсилле бәян итә.
Басмада Әһле Сөннәт вәл-Җәмәгать юлында булуның мөһимлеге, белемсезләрнең ялгыш фикерләре турында искәртелеп, күп кенә борчый торган сорауларга җаваплар бирелә.
Китапны “Хозур” нәшрият йортының фирма кибетләрендә, шулай ук дистанцион рәвештә сатып алырга мөмкин:
- Казан шәһәре, Габдулла Тукай ур., 36-нчы йорт;
- Казан шәһәре, Газовая ур., 14-нче йорт;
- huzurshop.ru интернет-кибете;