Мөфти Лаеш районы башлыгы белән очрашты

24 декабрь 2019 ел 15:06
Мөфти Лаеш районы башлыгы белән очрашты

Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 27-нче көнендә, нәзарәткә Камил хәзрәт Сәмигуллин белән күрешергә Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов килде. Мөхтәрәм җитәкче белән мөфти хәзрәт күптәннән таныш булуга да карамастан, әлеге очрашу Илдус Зарипов яңа вазифага билгеләнгәннән соң тәүге тапкыр узуы белән үзенчәлекле булды. Татарстан мөфтияте эшчәнлеге белән якыннан танышу һәм хезмәттәшлек юлларын киңәйтү максатыннан, Лаеш районының яңа башлыгы нәзарәттә очрашуга бик шат булуын белдерде. Ул бик теләп “Хозур” нәшриятының яңа басмалары белән танышты, беренче мөселман телевидениесе “Хозур ТВ” каналы тапшырулары белән кызыксынды. “Нәзарәт Казанның тарихи үзәгендә, бик матур урында урнашкан. Галиев мәчете, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе ерактан кардәшләребезне дәшеп тора. Төзекләндерелгән барлык биналарның бәрәкәтен күрергә язсын”, – дип теләкләрен җиткерде ул. Мөфти аңа М. Сөләйманиның дүрт томлы “Ислам тарихы” китабын бүләк итте. Ул ХХ йөз башында татар телендә нәшер ителгән бик кыйммәтле хезмәт булып тора һәм анда  Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең нәсел-нәсәбе, тормышы, Ислам диненең таралуы, тугрылыклы хәлифәләр чоры бәян ителә.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, үз чиратында, соңгы елларда дин кардәшләребезнең уртак тырышлыгы һәм район хакимиятенең ярдәме белән яңа дини объектлар сафка басуга, мөселман үзәкләренең нәтиҗәле эшләвенә сөенүен белдерде. Киләчәктә әлеге юнәлештә алып барылачак эшләрнең дәвамлы булуын теләде һәм Рамазан аенда мөэмин-мөселманнар белән ифтарда очрашырга ниятләвен җиткерде. Лаеш районында яшәүче күпконфессияле һәм күп милләтле халык белән үзара аңлашып, килешеп эшләүдә Илдус Фатыйх улына уңышлар теләде, яңа вазифада да үзара хезмәттәшлекнең ныклы һәм дәвамлы булуын җиткерде.

 Әйтергә кирәк, хәзерге вакытта республикабызның Лаеш муниципаль районында 24 мәчет эшли. Барлык мөселман гыйбадәтханәләре имамнар һәм мөгаллимнәр белән тәэмин ителгән. 2013 елда Сокуры авылында “Юлчы” һәм 2018 елда Усад авылында “Ихлас” мәчетләре ачылышында Камил хәзрәт шәхсән үзе катнашты. Районда соңгы ачылган Усад авылының гыйбадәт йорты бар яктан Татарстанга үрнәк булып тора. Яңа мәчет чорма белән дүрт каттан тора. Биредә балалар мәйданчыгы, уку класслары, китапханә бар. Мәчет әйләнәсе заман таләпләренә туры китереп төзекләндерелгән, цоколь каты балалар көрәше өчен секциягә җиһазландырылган, машина кую урыннарын эшләнгән, мини-футбол, волейбол һәм баскетбол уеннары өчен мәйданчык ясалган. Дәресләр үткәрү һәм тәһарәт алу өчен барлык шартлар тудырылган.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы