ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы 2 мең данә тираж белән кабат сатуга чыкты. Алдагы тираж тулысынча сатылып беткән иде.
Китапны «Хозур» нәшрият йортының фирма кибетләрендә, шулай ук дистанцион рәвештә сатып алырга мөмкин:
- Казан шәһәре, Габдулла Тукай ур., 36-нчы йорт;
- Казан шәһәре, Газовая ур., 14-нче йорт;
- www.huzurshop.ru интернет-кибете;
- белешмә өчен телефон: +79033054543.
Исегезгә төшерәбез: ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге Коръән мәгънәләре тәрҗемәсе киң җәмәгатьчелеккә беренче тапкыр 17 октябрьдә Мәскәүдә тәкъдим ителде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, басма «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе Р.Н.Миңнехановның илкүләм премиясенә лаек булды.
Рус телендәгесе белән беррәттән, татар телендәге фундаменталь хезмәт тә ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән беренче тәрҗемәсе булып тора, ул Татарстанда игълан ителгән Тәфсир елы кысаларында дөнья күрде. Әлеге басма – квалификацияле белгечләр – хафизлар, кыйраәт, фикъһе, гакыйдә буенча галимнәр, татар һәм гарәп телләрен яхшы белгән филологларның җиде ел дәвамында башкарган уртак эшчәнлек нәтиҗәсе. Тәрҗемә үзенең төгәллеге белән аерылып тора һәм Каләм Шәрифнең төп нөсхәсенең (оригиналының) синтаксик конструкциясенә һәм лексик составына мөмкин кадәр якын итеп китерелә. Бу исә укучыны мәгънәви ялгышлардан саклый.