Нәзарәтнең «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы кабат сатуда!

25 декабрь 2019 ел 14:39
Нәзарәтнең «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы кабат сатуда!

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы 2 мең данә тираж белән кабат сатуга чыкты. Алдагы тираж тулысынча сатылып беткән иде.

Китапны «Хозур» нәшрият йортының фирма кибетләрендә, шулай ук дистанцион рәвештә сатып алырга мөмкин:

- Казан шәһәре, Габдулла Тукай ур., 36-нчы йорт;

- Казан шәһәре, Газовая ур., 14-нче йорт;

- www.huzurshop.ru интернет-кибете;

- белешмә өчен телефон: +79033054543.

Исегезгә төшерәбез: ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге Коръән мәгънәләре тәрҗемәсе киң җәмәгатьчелеккә беренче тапкыр 17 октябрьдә Мәскәүдә тәкъдим ителде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, басма «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе Р.Н.Миңнехановның илкүләм премиясенә лаек булды.

Рус телендәгесе белән беррәттән, татар телендәге фундаменталь хезмәт тә ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән беренче тәрҗемәсе булып тора, ул Татарстанда игълан ителгән Тәфсир елы кысаларында дөнья күрде. Әлеге басма – квалификацияле белгечләр – хафизлар, кыйраәт, фикъһе, гакыйдә буенча галимнәр, татар һәм гарәп телләрен яхшы белгән филологларның җиде ел дәвамында башкарган уртак эшчәнлек нәтиҗәсе. Тәрҗемә үзенең төгәллеге белән аерылып тора һәм Каләм Шәрифнең төп нөсхәсенең (оригиналының) синтаксик конструкциясенә һәм лексик составына мөмкин кадәр якын итеп китерелә. Бу исә укучыны мәгънәви ялгышлардан саклый.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы