Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселман һәм православие дин әһелләре катнашында узган хоккей матчында уйнады

28 декабрь 2019 ел 12:07
Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселман һәм православие дин әһелләре катнашында узган хоккей матчында уйнады

Кичә, җөмәдәл әүвәл аеның 1-нче көнендә (27 декабрьдә), Казанның «Зилант» спорт комплексының боз мәйданчыгында мөселман һәм православие дин әһелләре катнашында хоккей матчы узды. Дусларча очрашуда ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Казан епархиясе вәкилләре, шулай ук Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара багланышлар бүлеге хезмәткәрләре катнашты. Уен ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланды. Бозга үз командаларын капитаннар – Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм I Казан округы благочинные – протоиерей Алексий Чубаков алып чыкты. Татарстан мөселманнары башлыгы 16-нчы номер астында кызыл формалы команда составында уйнады. Каршы як зәңгәр төстәге формада чыгыш ясады.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: әлеге төр очрашулар күркәм гадәткә әверелде: ике традицион конфессия – ислам һәм православие вәкилләре катнашында уртак спорт чаралары – волейбол, мини-футбол турнирлары даими уздырылып килә. Һәр очракта катнаш командалар арасында уен принцибы кулланыла. Бу юлы да һәр команда составында мөселманнар да, православие вәкилләре дә бар иде, ягъни алар берәр командага берләшеп уйнады.

Гадәти булмаган матчны карарга килүчеләр матур, нәтиҗәле уен шаһиты булдылар. Командалар әледән-әле кискен һөҗүмнәр белән алмашты,  алка уен кырының бер ягыннан икенчесенә күчеп торды.

Уен тәмамлангач соң, матчта катнашучылар кул бирешеп күреште һәм җанатарларына рәхмәт белдерде.

Спорт кичәсе чәй өстәле, дустанә аралашу, киләсе матчларны уздыру бөенча планнар турында фикер алышу белән төгәлләнде.

- Спорт чаралары берләшү, татулыкны ныгытуның һәм яшь мөселманнар мохитендә, шулай ук традицион конфессия вәкилләре арасында дуслыкны һәм аңлашуны ныгытуның мөһим бер чарасы хезмәт итә. Бу башлангычлар яшьләрне дини карашлары һәм актив гражданлык позицияләре булган югары белемле заманча шәхесләр итеп тәрбияли, аларда үз халкының мәдәни-тарихи мирасына һәм башка ватандашларының мәдәниятенә хөрмәт формалаштыра. Бу уен да нәкъ менә шундый яшь кеше образын популярлаштыруга юнәлтелгән иде, - дип билгеләп үтте Камил хәзрәт.

Актив тормыш рәвешен пропагандалау – ТР мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр сәясәтенең аерылыгысыз өлеше ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең джиу-джитсу буенча Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Кубокка Бөтенроссия турниры, шулай Диния нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча Бөтенроссия берләштерелгән турниры кебек спорт чаралары яшь мөселманнар арасында аеруча популярлык казанды. Моннан тыш, сәламәт яшәү рәвеше үрнәген массакүләм төстә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергәлектә “Хезмәткә һәм саклануга әзер” (ГТО) Бөтенроссия физик тәрбия-спорт комплексы сынаулары (тестлар) нормативларын тапшыру буенча чараларда катнашкан Татарстан имамнары күрсәтте. Камил хәзрәт Сәмигуллинүзе дә спорт белән актив шөгыльлә – джиу-джитсу буенча кара билбау иясе буып тора, йөгерү марафоннарында даими катнаша, шул исәптән мйселман яшьләре өчен мастер-класслар үткәрү өчен күренекле спортчыларның Казанга сәфәрен оештыра. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы