Татарстан мәчетләрендә балалар өчен кышкы каникуллар оештырылды

05 гыйнвар 2020 ел 09:30
Татарстан мәчетләрендә балалар өчен кышкы каникуллар оештырылды

Кышкы каникул көннәрендә Татарстан мәчетләрендә укучылар өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары уза. Мөхтәсибәтләрдә белем алу һәм күңел ачу программалары, иҗади мастер-класслар, викториналар, әхлак дәресләре, конкурслар, Коръән бәйгеләре һәм дәресләре, тимераякта, чаңгыда шуу һ.б. оештырыла. ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте бу хакта элегрәк хәбәр иткән иде.

Мисал өчен, Балык Бистәсе мөхтәсибәтенең Балтач авылында узган шимбәдә зур кышкы сабантуй булды. Бу традицион бәйрәм мөхтәсибәт һәм җирле мәчетнең мәхәлләсе тырышлыгы белән уздырылды. Сабан туена 120 бала һәм тагын йөзгә якын өлкәннәр җыелды. Алар өчен оештыручылар снегоходларда һәм чаналарда, чаңгыда һәм җигелгән атларда йөрү, конкурслар, учакта пешкән кайнар пылау, балык шурпасы һәм чәй белән сыйлануны әзерләгәннәр. Балык Бистәсе мөхтәсибәтенең Тәберде Чаллы һәм Яңа Сала авылларында оештырылган мәчет каршындагы кышкы каникуллар балалар тарафыннан шулай ук яратып кабул ителгән: мәчетләргә бу көннәргә 40 һәм 16 мәктәп укучысы йөри. Бүген Тәберде Чаллы мәчетендә кыз-балалар өчен аш-су осталыклары буенча дәрес үткәрелде.

Сарман мөхтәсибәтендә исә "Намаз - минем сөенечем" дип исемләнгән тематик каникуллар оештырылды. Балалар намаз турында нəсихəтлəр алды, Коръəн укыды, догалар өйрəнде, әдəплелеккə, əти-əниене хөрмəт итүгə, кешелекле булуга багышланган мультфильмнар карап, шулар буенча əңгəмəлəр дə кордылар. Моннан тыш, мәктәп укучылары ком белән рәсем ясарга өйрәнде, батутларда һәм лабиринтларда, снегоходларда, чаңгыда күңел ачты, ә кызлар кул эшләре һәм аш-су әзерләү буенча дәресләр алды. Мәчет каршындагы каникуллар намазлыкның иң яхшы дизайны бәйгесе белән тәмамланды. Барлыгы аларда 27 малай һәм 18 кыз катнашты. 

Казанның Кабан арты мәчетендә дә каникул буена 8-14 яшьлек кызлар өчен "Әниемнең җылы кочагы" исемле тематик чаралар узды. Һәр көнне кызлар әти-әни турында аятләр ятлый, хәдисләр өйрәнә, кунаклао белән аралаша, хатын-кызның ислам динендә роленә багышланган вәгазьләр тыңлый. Көндезге аштан соң квестлар, мастер-класслар уза: кызлар шоколад ясарга, бәйләргә, пешерергә өйрәнделәр. 

Казанның "Ярдәм" мәчетендә дә бала-чага күңелсезләнеп тормады. Биредә алар өчен атна буе Ислам нигезләре дәресләре һәм актив уеннар оештырылды. 

Фотоларда - Балык Бистәсе, Югары Ослан, Кукмара, Түбән Кама, Бөгелмә, Сарман, Кама тамагы мөхтәсибәтләрендә, Казанның Кабан арты һәм "Ярдәм" мәчетләрендә оештырылган чаралардан мизгелләр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Сурәт - 40
Сурәт - 41
Сурәт - 42
Сурәт - 43
Сурәт - 44
Сурәт - 45
Сурәт - 46
Сурәт - 47
Сурәт - 48
Сурәт - 49
Сурәт - 50
Сурәт - 51
Сурәт - 52
Сурәт - 53
Сурәт - 54
Сурәт - 55
Сурәт - 56
Сурәт - 57
Сурәт - 58
Сурәт - 59
Сурәт - 60
Сурәт - 61
Сурәт - 62
Сурәт - 63
Сурәт - 64
Сурәт - 65
Сурәт - 66
Сурәт - 67
Сурәт - 68
Сурәт - 69
Сурәт - 70
Сурәт - 71
Сурәт - 72
Сурәт - 73
Сурәт - 74
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы