Йөзгә якын татарстанлы шушы көннәрдә гомрә кыла

09 гыйнвар 2020 ел 11:40
Йөзгә якын татарстанлы шушы көннәрдә гомрә кыла

2020 елда Татарстаннан беренче төркем гомрә кылырга өлгерде – Согуд Гарәбстанындагы изге урыннарны зиярәт кылу белән бәйле булган кече хаҗ гамәлләрен, хаҗ аеннан кала, елның теләсә кайсы аенда башкарырга мөмкин.

Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин җитәкчелегендә 74 кешелек беренче төркем Согуд Гарәбстанына 4 гыйнварда китте. «Turkish Airlines» авиакомпаниясе рейсы белән алар Казаннан Истанбулга, ә аннары Мәдинәгә очты. 6 гыйнварда Татарстаннан 15 кешедән торган тагын бер төркем кече хаҗга китте. Әлеге төркемне Казанның «Динислам» мәчете имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт Ибәтуллин җитәкли. Барлык дин кардәшләребез кече хаҗны Татарстанның бердәнбер рәсми хаҗ операторы “ДУМ РТ Хаҗ”ның “Гомрә” программасы буенча башкара. Әлеге программа туклану, яшәү, трансфер һәм очкыч белән бару-кайтуны, шулай ук юридик, медицина һәм квалификацияле консультатив ярдәм күрсәтүне үз эченә ала.

Татарстан хаҗилары Зөл-Хөләйфа җирлегендә ихрамга керделәр: өсләренә тукыма кисәкләреннән торган ак япмаларны урадылар һәм гомрә үтәргә ният кылдылар. Мөэмин-мөселманнар Мәдинәдән Мәккәгә автобусларда килделәр. Кече хаҗ кылу гамәлләрен башкару кагыйдәләре буенча, алар әл-Хәрәм мәчетендә Изге Кәгъбә тирәли 7 тапкыр әйләнделәр, аннары Сафа һәм Мәрва таулары арасындагы юлны уздылар. Гомрә кылганнан соң хаҗилар әл-Хәрәм мәчетендә намаз укуны дәвам итәләр, шулай ук Мәккәдәге истәлекле урыннарда булалар.

Гомрә кылган беренче төркем Казанга 16-нчы гыйнварда кайтып җитәчәк. Согуд Гарәбстанына 26-нчы гыйнварда тагын бер төркемнең очып китүе көтелә.

“ДУМ РТ Хаҗ” үз эшчәнлеген алып бару өчен Россиянең Хаҗ миссиясе тарафыннан аккредитация узган һәм ул туроператорларның Бердәм федераль реестрына РТО 018911 номеры белән кертелгән. “ДУМ РТ Хаҗ” кече һәм олуг хаҗны оештыру буенча зур тәҗрибәгә ия һәм әлеге оешма ислам диненең бишенче баганасын хәнәфи мәзһәбе буенча дөрес итеп башкаруны гарантияли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы