Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 19 көнендә (14нче гыйнварда), Казанның “Ярдәм” мәчетендә Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов Казан епархиясенең социаль бүлек җитәкчесе иерей Сергий Петров белән очрашты. Очрашу барышында дин әһелләре үзара хезмәттәшлек итү һәм ишетмәүче, күрмәүче, ДЦП диагнозлы физик мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында социаль эшчәнлек алып бару турында килеште. Инвалидлар белән мондый уртак чаралар уздыру Татарстан Республикасында динара һәм милләтара диалогны ныгытуга хезмәт итәчәк.
ТР мөфтие киңәшчесе Казан епархиясенең социаль бүлек җитәкчесе белән очрашты
14 гыйнвар 2020 ел 12:52
Соңгы яңалыклар
Бөгелмәдә республика мәчетләре арасында Бөгелмә мөхтәсибәте кубогына мини-футбол буенча “Төнге лига” турниры узды
20 сентябрь 2023 ел 15:52
Грозныйда Татарстан киносы көннәре кысаларында “Ибн Фадлан” фильмы күрсәтеләчәк
20 сентябрь 2023 ел 15:44
Нәзарәттә Белоруссиянең “Хәләл” Үзәге белән хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алыштылар
20 сентябрь 2023 ел 12:47
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы