Татарстан имамнары һәм казыйлары өчен укулар бара

20 гыйнвар 2020 ел 14:01
Татарстан имамнары һәм казыйлары өчен укулар бара

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 25-нче көнендә (20-нче гыйнварда), Лаеш районы мөхтәсибәтендә Татарстан Республикасының барлык имам-мөхтәсибләре һәм казыйлары җыелды – биредә квалификация күтәрү курслары башланып китте. Хәзрәтләргә һөнәри әзерлекләрен ныгытырга танылган дин галимнәре – гакыйдә һәм фикъһе белгечләре булыша.

Имамнар өчен беренче лекцияне Диния нәзарәтенең Голәмалар шурасы җаваплы сәркатибе, ислам фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев укый. Лекция исламда гаилә хокукы мәсьәләләренә багышлана. Катнашучыларны сәламләп, Рөстәм хәзрәт мөселман дин әһелләре өчен курсларның актуальлеген билгеләп узды - халыкның дини характердагы көнүзәк сораулары, беренче чиратта, гыйбадәт кылудан тыш, гаилә мәсьәләләре белән бәйле. Курс кысаларында исламда гаилә хокукы, аның чыганаклары һәм асылы Россиянең хокукый яссылыгында карала.

«Чынбарлыкда, гаиләне һәм гаилә кыйммәтләрен саклауда ислам хокукы үз максатлары һәм бурычлары белән Россия законнарының максатларына һәм бурычларына каршы килми, – дип, шул ук вакытта бары ислам хокукларына кагылышлы кайбер билгеле бер нечкәлекләрне билгеләп узды Рөстәм хәзрәт. Остазның лекциясе хәнәфи мәзһәбенә караган «Әл-Һадая», «Бәдәигъ әс-сәнаигъ фи тәртиб әш-шәраигъ», «Хашия ибн Габидин» кебек китаплар нигезендә эшләнгән.

– Гаилә хокукы – мөселман хокукының иң әһәмиятле бүлекләреннән берсе, ул хәләл җефетләр, балалар, шулай ук гаиләнең бүтән әгъзалары арасында шәхси һәм милек мөнәсәбәтләрен тәртипкә китерә, – дип билгеләп узды хәзрәт. – Әлеге бүлекне өйрәнүнең әһәмиятен ачык баш миендә операция үткәрүче нейрохирург эшчәнлеге белән чагыштырып булыр иде: табиб хатасы аркасында авыру үлмәсә дә, мәңгегә инвалид булып калырга мөмкин. Монда да шулай ук: хаталы фикерләү яки әлеге бүлекне белмәү безне рухи яктан үтермәсә дә, гаилә мөнәсәбәтләре өлкәсендә иң гади нигезләрне белмәү аркасында ясала торган хата үзгәртеп булмаслык нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Квалификация күтәрү курсы кысаларында иртәгә Болгар ислам академиясе мөгаллиме, шәригать фәннәре докторы Сәйф Али әл-Асриның “Гакыйдә” темасы буенча лекциясе көтелә.

Исегезгә төшерәбез, дәресләр татар, рус һәм гарәп телләрендә уза.

Татарстан Республикасы имам-мөхтәсибләре һәм казыйлары өчен оештырылган квалификация күтәрү курслары Диния Нәзарәтенең Пленум утырышы белән төгәлләнәчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы