Кичә, җөмәдәл-әүвәл аеның 24-нче көнендә (19-нчы гыйнварда), Бөгелмә мөхтәсибәтенең Үзәк мәчетендә балалар өчен “Мин яраткан гарәп теле” бәйрәме узды. Чарада 100-гә якын катнашучыны сәламләп, Бөгелмә имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов гыйлемле булуның һәр мөселман өчен фарыз икәнлеген аңлатты, Коръәннең гарәп телендә иңдерелгәне, бу телдә Пәйгамбәребез ﷺ сөйләшкәне, гарәп язуын борынгы бабаларыбыз тарафыннан кулланылганы хакында сөйләде.
Соңыннан «النجم» исемле кызлар командасы һәм «صاعقة» малайлар командасы арасында дини бәйге башланды. Балалар үзара Коръән уку, гарәп сүзләрен төзү, тәрҗемә эшендә, әлифбаны белү өлкәсендә көч сынашты. Сабыйларны шулай ук куян һәм аю булып киенгән артистлар куандырды, фәнни тәҗрибәләр белән кызыксындырдылар, бүләкләр белән шатландырдылар.